“Аҗаган” балаларны үзгәртә
Арчаның 1нче мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннарның финалы булды. Үз зоналарында җиңгән Апаз, Яңа Кырлай, Курса–Почмак, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә һәм Арчаның 1нче, 2нче мәктәпләре командалары ярышты.
Командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов ир-
егетләргә ватанпәрвәрлек төшенчәсен аңлатып, уңышлар теләде. Малайлар һәм кызлар җырлап, стройда йөрделәр, турникта тартылдылар, автоматны сүтеп-җыйдылар, винтовкадан аттылар, граната ыргыттылар, “ут” эченнән яралыны алып чыктылар һ.б. Ярыш барышында укучылар гына түгел, укытучылар да дулкынланды. Сынатасы килми бит. Апаз мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Фаязов:
– Йөрәк урынында түгел.., – дип, командасы өчен җанатуын белдерде.
Турникта тартылганда Апаз мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Адилә Галәветдинова барысын да уздырды. 19 тапкыр тартылды!
– Мәктәптә 25 тапкыр тартыла идем, – дип елмая Адилә. – Спорт белән шөгыльләнәм. Биатлон, җиңел атлетика – минем яраткан шөгыльләрем. Спорт миңа җан рәхәте бирә.
Соңыннан бүләкләгәндә хәрби комиссар Алмаз Борһанов та Адиләне, малайларны да уздырды дип, мактап үтте.
Жюридагы Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Вәис Габдрахманов:
– “Аҗаган” уеныннан балалар җитдиләнеп, үзгәреп кайта, үзләрен икенче төрле тоталар, – ди.
Курса–Почмак мәктәбе командасының граната ыргытканын карап тордык. Граната киртәләр белән дүртпочмаклап ясалган “танкка” килеп төшәргә тиеш. Шуның эчендә тагын кечерәк дүртпочмак бар. Аңа төшсә, бигрәк тә әйбәт. Шунда ук 2 балл өстәлә. Курса–Почмак мәктәбе укытучысы Айнур Ахунов 2013 елда грант откан педагог.
– Грант отуның дәрәҗәсе дә, файдасы да бар. Кабинет булдырылды, – диде ул.
Укытучының командасы өчен янып-көйгәнен күрсәгез иде!
– Ашыкма! Гранатаны башта тоемла, шуннан соң гына ыргыт!
7 сыйныф укучысы Илүзә Нуруллина укытучысының өметен аклады. Гранатаны иң шәп ыргытучы ул булды. “Молодец, 5ле!” – дип мактады аны укытучысы.
– Чаңгы, волейбол, кул көрәше – минеке, – ди Илүзә. – Ярышларга йөрергә яратам. Физкультура укытучысы Хәлил Хөрмәтович безне бер дә тик тотмый.
Укучыларның җитди кыяфәттә солдатларча “Катюша”ны җырлап, стройда йөрүе аерата дулкынландыргыч иде. Арчаның 1нче һәм 2нче мәктәпләре (укытучылары Айрат Сәләхов һәм Илдус Әскәров) командалары башкалардан киемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән дә аерылып торды. Кадет классларына хас кара киемнәрдән иде алар. “Стройны 1нче мәктәп командасы бигрәк шәп үтте”, – дип сокландылар.
Җиңүче һәм призлы урыннарны алган командаларга бүләкләрне хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев тапшырды. 1нче урын Арчаның 1нче мәктәбе командасына (укытучысы Айрат Сәлахов), 2нче урын – Түбән Мәтәскә мәктәбенә (Гамир Фазылҗанов), 3нче урын Иске Чүриле мәктәбе командасына (Раил Җәләев) бирелде. Котлыйбыз!
Румия Саттарова