Бәйрәм

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бәйрәм

Ярминкәгә тоташып бәйрәм башланып китте. “Җиңү паркы”нда яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алып, кышны озатты район халкы. Арчада Нәүрүз бәйрәме икәнлекне табигать тә сизгән сыман — иртәдән кар явып бураннар уйнатса, яз тырыша-тырыша бар көчен карны эретүгә бирде. Төнлә ява башлаган карны тәки кичкә эретеп бетерде бит! Менә хуҗа кем булырга тиеш, янәсе! Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән 21 март көнне бәйрәм ителә. 22се чын язны алып, җылы көннәр киләсен сиздереп Арчабызга сыерчыклар кайтты.

Бәйрәмдә төрле уеннарда катнашып, әтәч, үгез, куян, аждаһа, песи, убырлы белән фотоларга төшеп и, рәхәтләнде бала-чага! Район үзешчәннәре, балалар бәйрәмгә килүчеләргә дәртле җырларын бүләк итеп биетсә, Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм укучыларының шигъри тәлгәшләре бәйрәмгә үзгә рух өрде. Арчаларга күчтәнәч — җырлары белән Илназ Баһ та кайткан.

1нче, 3нче мәктәпләр һәм 5нче гимназия коллективлары өч урында күңелле уеннар, күмәк биюләр оештырган, алар Арча халкына туңып торырга ирек бирмәде. Күңелле мизгелләре күп булды бәйрәмнең. Ә иң күңеллесе — кемнәргәдер салкында авызны пешерә-пешерә кайнар “карга боткасы” ашау булгандыр, мөгаен.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International