Ярминкәле бәйрәм
25 март таңнан буранлап, салкынча һава торышы белән “сөендерсә” дә Арча һәм авыллардан ярминкәгә килгән халыкны куркытмады.
Ярминкә
Зарыктырган ярминкәне район халкы көтеп алды. Шуңа кирәкле товарын алырга иртүк килүчеләр шактый иде. Сәгать 9 тулганчы кайбер хуҗалыклар ашлык, печәннәрен сатып бетереп кайтып китәргә дә өлгерде. “Северный” хуҗалыгының да ите сатылып бетү хәлендә. Сыер итен сөякле, сөяксезгә бүлмичә бер бәядән — 280 сумнан сатты алар. “Ярминкәдә товар арзан булырга тиеш, — ди сатучы Рәфидә Миңнуллина. — Халык безнең итне яратып ала, “Сезнең итегез тәмле”, — дип ярминкәне көтеп алучылар бар. Ярминкәләр гел булып торсын”. Әлеге хуҗалыкның бәрәңгесен дә яратып алды халык, машина әрҗәсе бушап бетә язган. Бәрәңгенең килограммын 12 сумнан сатты хуҗалык. Ә күрше “Кырлай”да ул 15 сум. Кырлайлар халыкка килосы 7 сумнан чөгендер, 8 сумнан кәбестә дә тәкъдим итте.
Бар да бар ярминкәдә: тере тавыкның нинди төслесен, нинди зурлыктагысын телисең, сайлап ал, орлык суганының кайда үскәне кирәк — рәхим ит, хәтта юкә чәчәге һәм яфрак- ларыннан гына торган миллекне 70 сумга гына алып була, алып кайт та — мунчага хуш ис тарат!
Сатып алучылар рәтендә ире Илгизәр Хөсәенов белән Татарстан Республикасының Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы Фирдәүсә Латыш күренде. “Товарны ярминкәдә алырга яратабыз, чөнки арзанрак та, үзебездә җитештерелүе дә әйбәт. Сөт алдык. Бер шешәсен 60ка да, 50гә сатучылар да бар. Тик урыны уңайсызрак. Элек шәһәр үзәгендә була иде, халык та күп йөри иде”, — дип фикерләре белән уртаклашты алар.
Бер урынны чиккән кәләпүш, калфак, яулык сатучы апалар биләгән. Араларында “Яшь йөрәкләр” ансамбле җырчысы Зөлфирә Габделбәрова да бар. Арча мөхтәсибәтенең кул эшләре белән шөгыльләнүче шәкертләре икән. Күптән түгел мәчетләрдә гыйлем эстәүчеләрнең кул эшләнмәләре күргәзмәсе булган, шунда тәкъдим ителгән хезмәтләрне бүген район халкына алып чыккан оста куллар. Аларның да хыял-теләкләре зурдан, изге — заманында үзләре фабрикада эшләгән апаларның район данын еракларга тараткан фабрика эшен дәвам иттерүче эшмәкәрнең биләмәләрен зурайттырасылары, берләштерәселәре килә, халыкка тагын да күбрәк эш урыннары булуын тели алар.