Эшмәкәрләр – сезгә яшел юл!

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Эшмәкәрләр – сезгә яшел юл!

Арча район Советының 24 мартта узган 13нче чираттан тыш утырышында районда авыл һәм шәһәр халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча чаралар турындагы мәсьәлә каралды.

– 2030 елга Арча районында тулай территориаль продукт күрсәткечен 2015 ел белән чагыш- тырганда 11 процентка арттыру бурычы куела, – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында. – Тулай территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлешен 40,2 процентка җиткерү максат итеп куела. Билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү таләп ителә.

Бүгенге көндә районда 1270 эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Бу районның 1000 кешесенә 24 субъект (республикада – 37) туры килә дигән сүз. Шуларның 275е – юридик затлар, 61е – крестьян–фермер хуҗалыклары, калганнары –шәхси эшмәкәрләр.

Эш төре буенча беренче урында сәүдә эшчәнлеге – 50 процент, авыл хуҗалыгы – 12 процент. Әлеге өлкәдә 8 меңгә якын кеше эшли, бу икътисадый яктан актив халыкның 33 проценты.

Районда 2016–2020 елларга эшмәкәрлекне үстерү муниципаль программасы кабул ителде. Анда билгеләнгән чараларны тормышка ашыру районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен тагын да уңайрак шартлар тудырырга тиеш.

Районда Аксаков, Сабиров, Шакирҗанов крестьян–фермер хуҗалыклары, “Таң” фермер хуҗалыгы аеруча нәтиҗәле эшли. Соңгы елларда Гарипов, Сабирова, Хәлилов, Әхмәтханов, Низамов крестьян–фермер хуҗалыклары да җитештерүне арттыра баралар.

Бүген район базарларында үзебездә үстерелгән помидор, кыяр, кәбестә һәм башка яшелчәләрне сатып алырга була. Гатауллина, Хәлиуллин, Минхәеров фермер хуҗалыклары яшелчә культураларын үстерү технологияләрен уңышлы кулланалар. Моңа дәүләтнең финанс ярдәме дә зур этәргеч булды.

Кечкенә фермалар төзү программасы авыл халкының активлыгын арттыруда мөһим роль уйнады, программа эшли башлаганнан соң районда 61 кечкенә ферма төзелде инде.

Район территориясендә 4 сәнәгать мәйданчыгы бар, аларда 21 предприятие эшли. Шулай ук районда “Арча” сәнәгать паркын булдыру буенча эш алып барыла. Анда сөт җитештерү һәм эшкәртү, сок җитештерү цехлары, яшелчә үстерү өчен 5 гектарда теплица төзү планлаштырыла.

Республикада “Эшмәкәрлек фабрикасы” һәм “Бизнес класс” проектлары булдырылды. “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда катнашучылар остазлар җитәкчелегендә үз бизнес–проектларын тормышка ашыра, шулай ук үз бизнесларын үстерү юлларын өйрәнә.

Арча районында бу программада 150 кеше катнашты.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, Мөндеш авылындагы крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Хәлим Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.

Утырышта шулай ук муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды.

Крестьян–фермер хуҗалыклары өчен күңелле хәбәр бар. Аларга язгы кыр эшләрен башкарып чыгу, инвестиция кредитлары алу өчен финанс җиңеллекләре тудыралар. Бу турыда тулырак мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлегендә алырга мөмкин. Телефон: 3–13–66.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International