Гармунчы булып туган
Язмыш йөртә кешене. Кайчак бу хакыйкатькә ышанып бетмәсәк тә, тормыш үзе шуны исбатлый. Нәзир белән Альмираның очрашуын ничек инде язмыш шуклыгы дип әйтмисең?
1993 елны Нәзирне Казанга ун көнлек курсларга укырга җибәрәләр. Чаллыдан Альмира исемле домбрачы кыз да килә. “Озын, калын толымлы, ябык кына кыз иде. Шунда ук күз төште. Читтән генә карап йөрим, танышырга дип үзенә сүз каткан егетләрне бик тиз кире бора тора бу. Нишләргә? Тәвәккәлләдем бит. Унынчы көнне барып утыр- дым янына. Сөйләшеп киттек. Ни хикмәт, мине куып җибәрмәде. Аралаша башладык. Озакламый өйләнешеп тә куйдык. Тәкъдимне дә телефон аша гына ясадым”, – дип искә ала Нәзир.
Шул вакыттан бирле бергә алар. Ике уллары үсеп буйга җиткән. Булат югары уку йортында белем ала, Салават быел мәктәпне тәмамлый. Ике яшь йөрәкне кавыштырган музыка әле дә алар тормышында зур урынны били. Нәзир дә, Альмира да Арча сәнгать мәктәбендә укыта.
Нәзир Фәхретдиновны тумыштан музыка белән бәйле дияргә була. Сикертәннән ул. Әтисе Рәшит оста гармунчы булган, бәйгеләрдә Абдулла абыйдан кала икенче урыннарны яулап килгән. Ә әнисе бик матур җырлаган. Хәер, алар нәселендә бар да я гармунчы, я җырчы. Игезәк сыңары Нәзирә дә бик матур җырлый икән. Шундый гаиләдә туган бала ничек җыр–моңга битараф була алсын? 5-6 яшендә үк әтисенең кечкенә тальян гармунын алып уйнарга өйрәнә башлый малай. Үзлегеннән. Кичләрен өйдәгеләр йокларга яткач мунчага чыгып гармун телләрен тарта. Ә мәктәптә 4 сыйныфта укыганда ук озын тәнәфесләрдә гармунда уйнап укучыларны биетә торган була. Мәктәп бакчасындагы яшелчәләрне сатып, махсус аның өчен мәктәпкә гармун да алалар.
Хәер, малай күп нәрсә белән кызыксына. Бик күп китап укый. 6-7 сыйныфта ук мәктәп китапханәсендәге бөтен китапны укып чыга ул. Шашка, шахмат уйный, ярышларда беренче урыннарны яулый. Оста чаңгычы була, йөгерүдә беренчелекне бирми. Әмма төп шөгыле итеп музыканы сайлый.
– 8 сыйныфтан соң колхоз стипендиаты булып Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Тәмамлагач Сикертәнгә эшкә кайттым. Ярым җимерек, йозагы ватык авыл клубын беренче урынга чыгардым, – ди Нәзир Фәхретдинов. – Аннан үземне Арча музыка мәктәбенә чакырып алдылар. Башта аккомпаниатор булдым, бераздан дәресләр бирделәр.
Менә 27 ел инде Арча сәнгать мәктәбендә баян буенча укучыларга шәхси дәресләр бирә ул. Көн саен 6-8 балага музыка серләрен төшендерә. Аның укучылары район, республика, Россиякүләм, хәтта халыкара бәйгеләрдә дә җиңүләр яулый. Үзе дә баянын кулыннан төшерми Нәзир. Районда, Казанда үткән бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка үтми. Моннан тыш ул көйләр иҗат итә. “Арча таңнары” ансамблендә аккомпаниатор да. Сәнгать мәктәбендә, Арча Мәдәният йортында халык уен кораллары ансамбльләренә йөри. Курайда да уйный. Композитор Ифрат Хисамов ясап биргән курайларны әле дә күз карасы кебек саклый.
– Көйләр яза башлавыма Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова сәбәпче булды, – ди Нәзир. – Бервакыт кичкырын өйгә килеп керде. Синнән була ул, көй яз әле, дип, шигырьләрен калдырды. Шунда беренче “Сикертәнем” дигән җыр туды. Кайбер шигырьне кулга алгач, үзеннән–үзе көй туа, күңелне биләп ала, йөрәктән ташып чыга.
Шулай өч ел эчендә утызлап көй иҗат итә ул. “Арча таңнары” гына да аның унлап җырын башкара.
– Әмма минем өчен беренче чираттагы бурычым – балаларны укыту. Укучыларымны яратам мин. Алар янында кайчак үзем дә бала булып бетәм. Үзләре белән киңәшләшәм, серләшәм, фикер алышам, – ди ул. – Бүгенге заманда моң бетә, диләр. Юк, бетми ул, киресенчә, сәнгать дөньясына яшьләр, балалар килә.
Гөлсинә Зәкиева