Штрафны вакытында түләмәсәң...

2017 елның 31 марты, җомга

Штрафны вакытында түләмәсәң...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә рейд уздырдылар. Максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәүчеләрне барлау. Андыйлар күп, әмма бу юлы исерек килеш юлга чыгып “эләккәннәргә” басым ясалды.

– Исерек хәлдә руль артына утырганнарга 30 мең сум штраф салына, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин. – Бүгенге көндә районда исерек килеш эләккән 50 кеше штрафын түләмичә йөри. Сансызларга җәза бар – машиналарына арест салына. Аның кайда торуына (гараждамы ул, штрафстоянкадамы яки башка урындамы) карамастан.

Рейд вакытында да бер машинага арест салынды.

– Суд карары белән үз көченә кергәннән соң штраф ике ай эчендә түләнергә тиеш. Түләнмәгән очракта эш суд приставларына җибәрелә. Бездә биш көн вакыт бирелә. Шул арада да әҗәтен бетермәсә, түләүне мәҗбүри башкару буенча эш ачабыз. Машинага арест салабыз. Бу карар белән риза булмыйча югары органга шикаять бирү өчен хуҗасына 10 көн вакыт бирелә. Аннан машина сатыла. Штраф суммасы алынып калына, калган акча хуҗасына кайтарыла, – дип аңлатты суд приставларының Арча районара бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин.

Машина хуҗасының борчылырлык урыны бар. “Әле кредитын да түләп бетермәгән идем. Каян акча алырга инде“, – диде ул. Бу хакта алкогольле эчемлек кулланган килеш юлга чыкканчы уйларга кирәк иде шул. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International