Гаилә кубогына

2017 елның 31 марты, җомга

Гаилә кубогына

Узган якшәмбедә Яңа Кенәр урта мәктәбендә Садыйковлар гаиләсе кубогына волейбол турниры үтте.

Башта Садыйковларның үзләре белән таныштырып үтик. Гаилә башлыгы Ришат Садыйков шушы мәктәптә 40 ел физкультура укыта. Хатыны Әлфинур да укытучы. Уллары Илдар, Илшат, Инсаф та биредә урта белем алалар. Мәктәп бу гаилә өчен икенче йортлары кебек. Бу көнне алар мәктәпкә телевизор бүләк иттеләр.

– Волейболны бик яратам, – ди ветеран укытучы. – Күп еллардан бирле гаиләбез исеменнән Сабантуйларда да волейбол ярышлары оештырабыз. Тора–бара авылда махсус турнир уздыра башладык. Анда баштагы елларда авылның үз командалары уйный иде, аннан соң география киңәйде.

Әлеге турнирда Татарстан Хөкүмәте аппараты хезмәткәрләре, республика артистлары командалары да катнашуы быелгы турнирны тагын да кызыклырак итте.

Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, уңышлар теләде.

Көне буе барган бәйгедә быел да Яңа Кенәр командасы (капитаны Алмаз Әхмәтов) җиңде. Татарстан Хөкүмәте хезмәткәрләре командасы (капитаны Шамил Хамматов) – икенче, “Эстрада йолдызлары” командасы (капитаны Рәсим Низамов) өченче урында.

Җиңүче командага Садыйковлар гаиләсе кубогы, призлы урынны алган командаларга медальләр, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук иң яхшы уенчылар, иң өлкән яшьтәге уенчы бүләкләр алды.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International