Суд приставлары район судында нишли?

2017 елның 31 марты, җомга

Суд приставлары район судында нишли?

Район суды бинасы янына полиция машиналары килеп туктады. Ул арада булмады суд залыннан хөкемдарны зыян күрмәсен дип, саклап, суд бинасыннан алып чыктылар. Тиз арада янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Машинадан янгын сүндерүчеләр чабышып чыкты. Ул тирәдән үтеп баручыларның күңеленә шом йөгерде...

Ярый әле бу өйрәнүләр генә иде. Суд приставлары Арча районы суды бинасында уку–өйрәнүләр үттеләр. Суд приставларының район судына ни катнашы бар диярсез. Бу сорауны Арча районы суд приставы хезмәте бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга бирдек.

– Суд приставы хезмәткәрләре (өчәү) көн дә район судында сакта тора, – дип сөйләде Алмаз Лотфуллин. – Кирәк икән суд утырышына да чакыралар. Суд прис- тавлары утырышта хөкемдарны һәм утырышта катнашучыларның иминлеген саклый. Бүгенге өйрәнүләрдә безнең ике суд приставы хезмәткәре суд утырышында иде, ә берсе бинага керү өлешендә сакта торды. Без ай саен өйрәнүләр үтеп торабыз. Ә бүгенгесе киң масштабта үтте.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Рамил Рамазанов, Илгиз Зарипов, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч район судлары администраторлары, Оренбург өлкәсенең баш суд приставы урынбасары Шамил Ханнанов, Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов, республиканың 22 суд приставлары хезмәте бүлекләре җитәкчеләре, Арча районы эчке эшләр бүлеге һәм МЧС вәкилләре һ.б. катнашты.

Иң башта Оренбург өлкәсенең баш суд приставы урынбасары Шамил Ханнанов суд приставларыннан имтихан алды. Суд приставлары тезелеп баскан килеш сорауларга җавап бирде. Россиядә шулай гадәткә кергән: өлкәләр бер–берсен һөнәр осталыгына тикшерә һәм, әлбәттә, мондый очрашулар белемне арттыра. Ә сораулар төрле иде: “Кем сезнең баш начальнигыгыз?”, “Үзегезгә тапшырылган заданиене башкарган вакытта сезгә икенче задание бирәләр, бу очракта ниш- лисез?”, “Нинди командалар була?”, “Һөнәри әзерлекне тикшерү кай-чан үткәрелә?” һ.б. Сорауларга төгәл җавап бирүчеләр һәм җавап бирә алмаганнар да теркәлеп барылды. Һөнәргә осталыкны тикшерү бик җитди мохиттә барды. Хәтта каушап калучылар да булды. Ә инде “Молодец!” дигән сүзне ишетүчеләрнең башлары “күккә тиде”!

Уку–өйрәнүләр вакытында район суд бинасында гадәттән тыш хәл тудырдылар. Суд утырышы бара. Кинәт тышкы яктан тәрәзәдән “ут” ыргыттылар. Сакта торучы суд приставлары тиз арада хөкемдарны куркыныч астыннан алып чыгып киттеләр. Гаепле дә бүлмәдән чыгарылды. Аннан соң суд приставлары бинага керү–чыгу ишеге янына тезелеп бастылар. Монда инде тиешле урыннарга (полиция, янгын часте һ.б.) хәбәр итүне җентекләп башкардылар–өйрәнделәр. Судта эшләүчеләр тиз арада эвакуацияләнделәр, бинаны бушаттылар. Полиция, янгынчылар килеп җитте.

Мондый өйрәнүләрнең максаты суд приставлары хезмәте, суд департаменты идарәсе, суд, эчке эшләр бүлеге, МЧС идарәсе вәкилләре һәм башка ведомстволар белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта, каушап калмыйча, бергәләп эш итәргә өйрәнү иде. Өйрәнүләр вакытында район суды, суд приставлары, полиция, МЧС хезмәткәрләре үзләрен тормышта килеп чыккан көтелмәгән хәлләр вакытында тиз арада тиешле чаралар күрсәтә алуларын тагын бер кат сынадылар һәм бер үк вакытта белемнәрен дә ныгыттылар.

Соңыннан киңәшмә булды. Оренбургтан килгән вәкил арчаларны ошатып киткән.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International