“Нур”ның яңа җиңүе

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

“Нур”ның  яңа  җиңүе

 

      Арча  Укучылар  сараеның  “НУР”  балалар  радиостудиясе  (җитәкчесе  Дамир  Таҗиев)  Яр-Чаллы  шәһәрендә  булып  кайтты.  Алар  анда   VIII   Бөтенроссия  балалар  һәм  яшьләр  мәгълүмат  чаралары  фестивалендә  катшаштылар  һәм  1  нче  урынга  чыктылар.

      Фестивальдә  катнашучылар  мастер-классларда  булдылар.  Казан  федераль  университеты  доценты  Роман  Баканов  уңышлы  интервью  алу  серләрен  өйрәтте.  “КАМАЗ-мастер”  командасы  медиа-директоры  Эрик  Хайруллин  пресса  хезмәтен  ничек  оештыру  турында  сөйләде.  “Менделеевск  яңалыклары”  газетасы  баш  мөхәрире  Джулия  Искәндәрова  гәҗитләрнең  тиражларын  арттыру  буенча  үз  тәҗрибәсе  белән  уртаклашты.

      Балалар  квест-уенда  бик  уңышлы  катнаштылар.  Җитәкчеләр  өчен  вебинар  оештырылды.

                                                                                                         Алисә  Хәйдәрова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International