Үзләре бәйрәм итте

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Үзләре бәйрәм итте

Арчада мәдәни өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Районыбызда бер генә бәйрәм чарасы да, истәлекле кичәләр дә алардан башка узмый. Башкаларга бәйрәм ясар өчен алар көн-төн хезмәт итә. Тынгысыз хезмәтләре һәркөн бәйрәм сыман, ләкин үзләренә ял бирә торган түгел. Чын ял аларга елга берничә тапкыр гына эләгә. Берсе — һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәндә. Быел да район авыллары һәм шәһәребездә хезмәт куючы мәдәният, сәнгать, китапханә хезмәткәрләре район Мәдәният йортына җыелды. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, киләчәккә уңышлар теләде.

Тантаналы чарада хезмәтләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән җитәкчеләр, хезмәткәрләр ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары, район мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, халыкка түләүле хезмәт күрсәтү буенча иң нәтиҗәле эшләгән, мәдәният учреждениеләренең территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм бизәү буенча район бәйгесендә җиңгән мәдәни учаклар, иң яхшы китапханәчеләр, сәнгать укытучылары махсус бүләкләргә ия булды, хезмәткәрләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда күп көч куйган мәдәният учреждениеләре, җитәкчеләр Россия мәдәният хезмәткәрләре профсою-
зының Татарстан Республикасы оешмасы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Соңыннан бәйрәм бүләге буларак “Җидегән чишмә” халык театрының Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Китмә, сандугач!” (“Бабайлар чуагы”) спектакль премь- ерасы тәкъдим ителде. Тәүге тапкыр үз өлкә кешеләренә тәкъдим итү театр коллективы өчен икеләтә сынау кебек булгандыр, мөгаен. Чөнки, бердән яңа гына табадан төшкән булса, икенчедән, залда үзләре дә спектакль уйнап чарланганнар карый бит. Афәрин, булдырды “Җидегән чишмә”ләр! Аларның иҗат җимешен алдагы көннәрдә Арча халкы күреп кинәнер әле.

Бәйрәмнән алган тәэсирләр шаукымында икенче көнне үк Пөшәңгәрдән Розалия Әскәровадан үзләренә — мәдәният хезмәткәрләренә зур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен җитәкчелеккә, мәдәният хезмәткәрләренә, театр коллективына коллегалары исеменнән рәхмәт хисләре тулы хат килеп төште. Шушы көннәрдә Югары Орыдан 33 ел клуб мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан Хәдичә Мәннанова шалтыратты: “Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл клубы мөдире Мөнирә Вәлиева котлап, күчтәнәчләр китереп китте. Мөнирә минем шәкертем, үземнең урынга эшкә өйрәтеп калдырган идем. Гомер көзеннән атлаганда игътибар итүләре бик мөһим. Мөнирәгә газета аша рәхмәтемне җиткерсәгез иде”, — диде ул.

 Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International