Чүпләмәгән җирдә чиста була

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Чүпләмәгән җирдә чиста була

31 мартта Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Утырышта район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Утырышта Арча муниципаль районында торак пунктларны, предприятие, оешма, шәһәр яны урманнары, урман полосалары, автомобиль һәм тимер юллар, кечкенә елгаларның су саклау зоналары территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык үткәрү турындагы мәсьәлә каралды.

Арча муниципаль районында санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык үткәрү штабы җитәкчесе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәтханов район башкарма комитетының икеайлык үткәрү турындагы карары белән таныштырды.

Әлеге карар белән икеайлыкны үткәрү буенча район штабы, конкрет сроклары һәм җаваплы кешеләр күрсәтелгән чаралар планы расланды. Һәр муниципаль берәмлек авыл территорияләрен санитар чистарту буенча үз карарларын кабул итәчәк.

Икеайлык барышында парклар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, зиратлар һ.б. төзекләндереләчәк. Законсыз чүплекләрне бетерүгә быел да зур игътибар биреләчәк. Агачлар утыр-ту, чәчәкләр үстерү, аларны саклау – шулай ук мөһим мәсьәләләр.

Арча шәһәрендә, авылларда урамнарны ремонтлау буенча да эшләр җитәрлек.

Көнкүреш һәм җитештерү калдыкларын рөхсәт ителмәгән урыннарга ташлау, җирләрне пычрату күренешләрен еш очратырга туры килә. Кайсы авылга барсаң да, якындагы елга чүп–чар белән тулы булыр. Әгәр гаеплене вакытында ачыклый алмасалар, җаваплылык җирдән файдаланучыга яисә җир хуҗасына төшә. Бу шулай ук урман полосаларында, башка урыннарда аунап яткан чүп–чарга да кагыла.

Чүп–чарны үз хуҗалыгың территориясендә дә яндырырга ярамый. Бу янгын куркынычы тудыра, һаваны пычрата.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территория идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов, “Роспотребнадзор” идарәсенең территория бүлеге җитәкчесе урынбасары Чулпан Ситдыйкова районның санитария–экология хәле белән таныштырдылар.

Районның административ комиссиясе секретаре Айнур Таһиров комиссиянең узган елгы икеайлыктагы эшчәнлеге турында сөйләде.

Узган ел ике айда административ комиссиягә 49 эш кергән. Вазыйфа башкаручы кешеләр һәм җирлек башлыкларыннан 25 беркетмә алынган. Дәүләт инспекторлары 24 беркетмә төзегән.

Әлеге эшләрне карап 100 мең сум штраф салганнар. Гражданнарга карата 41 карар чыгарылып, штраф суммасы 85 мең сум булган. 1 вазыйфа башкаручы кеше 15 мең сум түләгән.

Югарыда әйтелгән 25 беркетмәнең 7се Яңа Кенәр авыл җирлегенә, 5се Арча шәһәре башкарма комитетына туры килә.

Кәче, Яңа Кишет, Урта Аты, Урта Курса, Ташкичү, Утар Аты, Яңасала авыл җирлекләре башлыклары беркетмә төзеп мәшәкатьләнмәгәннәр.

– Әлеге җирлекләрдә бар да ал да гөл дип уйламагыз, – диде муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. – Бары тик кешеләр белән мөнәсәбәтне бо- зырга теләмәү генә бу. Тәртипсезлекләр һәр авылда бар. Вазыйфаны билисең икән – бурычыңны тиешенчә үтә!

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина утырышта күтәрелгән мәсьәләләргә йомгак ясап, быелгы икеайлыкта узган елгы кимчелекләрне кабатламыйча, ныклап эшләүне таләп итте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International