Курсалар беренчелекне бирми

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Курсалар беренчелекне бирми

Курса сабантуенда яшь көрәшчеләр арасындагы батырга аерым тәкә бирәләр.

– Соңгы елларда сабантуйларда көрәшергә кеше калмады бит, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Яшьтән кызыксынып үссәләр көрәшчеләребез күбәергә тиеш. Соңгы вакытта районда көрәшкә зур игътибар бирелә башлавы да куанычлы хәл.

1 апрельдә Урта Курса мәктәбендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында көрәш буенча район беренчелегенә үткәрелгән ярышларга Рәүф Гыйлаҗетдинов иганәчелек итте. Призлы урыннар алучыларга акчалата бүләкләр, абсолют батырга тәкә билгеләнгән иде.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйгедә катнашучыларны тәбрикләде, уңышлар теләде, Россия һәм республика күләмендәге ярышларда призлы урыннарны алган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды.

Ярышлар 10 үлчәү категориясендә үтте. Районыбызның 17 мәктәбеннән 127 яшь көрәшче бил алышты.

 

Көрәш нәтиҗәләре

32 кг га кадәр:

1 урын – Таһир Кәримов (Шушмабаш мәктәбе);

2 урын – Рәйхан Шерматов (Кушлавыч мәктәбе);

3 урын – Инсаф Кәримов (Сикертән мәктәбе).

36 кг га кадәр:

1 урын – Илгиз Хисмәтов (Курса–Почмак мәктәбе);

2 урын – Илдар Гобәйдуллин (Шушмабаш мәктәбе);

3 урын – Илназ Сәләхиев (Яңа Кишет мәктәбе).

40 кг га кадәр:

1 урын – Надир Әхмәтсафин (Курса–Почмак мәктәбе);

2 урын – Илсаф Хәбибуллин (Яңа Кенәр мәктәбе);

3 урын – Зөлфәт Әсхәдуллин (Иске Чүриле мәктәбе).

45 кг га кадәр:

1 урын – Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш мәктәбе);

2 урын – Зөлфәт Рамазанов (Курса–Почмак мәктәбе);

3 урын – Илнур Заһидуллин (Иске Чүриле мәктәбе).

50 кг га кадәр:

1 урын – Илдан Хәкимов (Курса–Почмак мәктәбе);

2 урын – Әлфис Мәннанов (Түбән Мәтәскә мәктәбе);

3 урын – Дилюс Әхмәдиев (Сеҗе мәктәбе).

55 кг га кадәр:

1 урын – Инсаф Абдуллин (Яңа Кенәр мәктәбе);

2 урын – Кирилл Васильев (Иске Чүриле мәктәбе);

3 урын – Рәмис Хөснетдинов (Урта Курса мәктәбе).

60 кг га кадәр:

1 урын – Рафил Нәҗметдинов (Яңа Кенәр мәктәбе);

2 урын – Марат Һадиев (Түбән Аты мәктәбе);

3 урын – Алмаз Сабиров (Түбән Мәтәскә мәктәбе).

65 кг га кадәр:

1 урын – Илназ Закирҗанов (Урта Курса мәктәбе);

2 урын – Илназ Рамазанов (Урта Курса мәктәбе);

3 урын – Илнур Мәгъсүмов (Шушмабаш мәктәбе).

70 кг га кадәр:

1 урын – Раниф Нурисламов (Урта Курса мәктәбе);

2 урын – Илнар Сәмигуллин (Курса–Почмак мәктәбе);

3 урын – Ленар Рахимҗанов (Яңа Кишет мәктәбе).

70 кг нан югары:

1 урын – Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса мәктәбе);

2 урын – Разил Шәмсетдинов (Шушмабаш мәктәбе);

3 урын – Рәсүл Шәрифуллин (Апаз мәктәбе).

 

Барлык призерлар да медаль, грамота һәм ярышның иганәчесе “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов тарафыннан акчалата бүләккә лаек булдылар. 65, 70, 70 кг нан югары үлчәү авырлыкларындагы җиңүчеләр арасында абсолют батыр билгеләнде. Урта Курса мәктәбеннән Айдар Мөхәрләмов тәкәгә ия булды.

Командалар арасында Урта Курса мәктәбе командасы 1нче урынны яулады. 2нче урында – Курса–Почмак, 3нче урында Шушмабаш мәктәпләре командалары.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International