Гөлшатыбыз җиңү яулады

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Гөлшатыбыз җиңү яулады

Һәр һөнәр мактаулы, шул ук вакытта һәр хезмәтнең үз авырлыгы, мәшәкатьләре бар. Мәсәлән, хат ташучы. Кайберәүләр газета–журналларын тарата да, өенә кайтып китә, нәрсәсе бар аның, ди. Ярый ла юллары асфальт булып, машинада гына элдерсәң. Кар–буранда да, җәйге челләдә дә, язгы пычракларда да җәяүләп ничәмә–ничә урамны урарга туры килә бит аларга.

– Бер караганда шулай, кызу–кызу йөрсәң, өеңә иртәрәк кайтасың. Аяклар гына түзсен, – ди Арча шәһәрендә хат ташучы булып эшләүче Гөлшат Габдрахманова. – Әмма безнең эш газета–журнал таратудан гына тормый. Пенсия дә өләшәбез, газета–журналларга да яздырабыз, сораган товарларын да алып килеп бирәбез. Безнең аның буенча да план бар. Мин әле уколлар да кадыйм. Медицина белемем барлыгын белеп алдылар да, көтеп кенә торалар. Булдыра алганда нигә ярдәм күрсәтмәскә? Бик теләп булышам. Кешеләр белән аралашырга яратам. Миннән сүз чыкмасын беләләр, бөтен эч серләрен сөйлиләр. Психолог та әле без.

Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына бу ханым гаҗәеп җиңел гәүдәле, ачык чырайлы, шул ук вакытта үткен, барысына да өлгер дә икән. Аның белән аралашырга да җиңел, рәхәт. Күзләрен яшермичә, туры карап, дөресен әйтеп сөйләшкән кешеләр ошый миңа.

Гөлшат Габдрахманова медицина белеме белән ничек хат ташучы булып киткән соң? Бу хакта ишетү белән тел очымны шул сорау кытыклап торды. Турыдан–туры сорарга кыймыйча, читләтеп кенә кызыксынырга батырчылык иттем. Берәүнең дә эче буш түгел шул. Шунысы гына бар, кайберәүләр аны тизрәк “бушатырга” тырыша, икенчеләре тыштан берни булмагандай елмаеп йөри, бар булганын күңелендә саклый. Гөлшат та искәрмә түгел, тормыш дилбегәсен берүзе тартып барган хатын да, балаларын ялгызы аякка бастырган ана да, кайнанасына җылы карашын жәлләмәгән (әле дә атна саен диярлек кайтып ярдәмен күрсәтеп тора) олы йөрәкле килен дә.

Сәрдәбаштан ул үзе. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлап бер ел эшләгәннән соң Кышкар егете Илфатка кияүгә чыккан. Җиде елдан ире вафат булган, 28 яшендә тол калган. Кызы Ландышка алты, улы Илфирга нибары яшь тә ике ай гына булган.

– Кышкарда яши идек. Авылда фельдшер булып эшләдем. Кышкар, Симетбаш, Яңа Кишет халкына медицина ярдәме күрсәттем. Вакытлыча. Аннан хат ташучы лаеклы ялга киткәч, аның урынына урнаштым. Арча хастаханәсендә урын бар иде. Тик кая балаларны калдырып китәсең. Бакча юк. Шулай ун елдан соң икенче һөнәр үзләштерә башладым, – ди Гөлшат. – Авылда йортыбыз иске иде. Шуңа фатир сатып алып, 2007 елда Арчага күчтек. Авылда – 6, Арчада 10 ел инде хат ташучы хезмәтен башкарам.

Нижняя, Нагорная, Зур, Кирпеч, Левитан, Гариф Ахунов, Гаяз Исхакый урамнарына, Юл, Гаяз Исхаки тыкрыгына почта тарата ул.

– Алдыралар газета–журналларны. Бигрәк тә өлкәннәр яратып укый. Юл тыкрыгында яшәүче Рәйхана Шәрәфиева 7–8, Фәридә Зиннәтуллина, Фәүзия Бәдегытдинова 4–5, Гаяз Исхакый урамыннан Шәфигулла Гарипов бик күп төрле газета һәм журналга языла. Иң күп кеше район газетасын ала. Минем учас-
токтагы 750 хуҗалыктан 220сенә “Арча хәбәрләре” килә, – диде хат ташучы.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына яздыру буенча хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Гөлшат Габдрахманова “Иң яхшы кече шәһәрләр хат ташучысы” номинациясендә җиңү яулап, акчалата бүләккә лаек булды.

– Минем шундый гадәтем бар – үземә максат куям да, шул максатка ирешмичә туктамыйм, – диде ул. – “Шәһри Казан” газетасына яздыру буенча бәйгедә катнашып, икенче урынны алган идем инде. Монысында да үземне сынап карыйсым килде. Тырышуым бушка китмәде.

Гөлшатны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез. Мондый бәйгеләр ел да оештырыла. Башка хат ташучылар да катнашсыннар һәм җиңүләр яуласыннар иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International