Чиста яшәүгә ни җитә!
Арча станциясендәге “Көньяк” территориясе җәмәгатьчелек үзәге җитәкчесе Эльвира Сергеева белән Арча станциясе, Айван, Төбәк—Чокырча авылларын карап чыктык. Арчада территорияләр буенча бүленгән үзәкләрнең җитәкчеләре урамнардагы, капка төпләрендәге чисталыкка, тәртипкә дә игътибар итә.
Тирә–юнь кардан әкрен ачыла. Шунлыктан әле капка төп- ләрендәге өелеп торган агач-богач, ком, таш, чүп-чар бик күзгә ташланмый. Хәер, хәзер халык йорт яннарын, капка төпләрен тәртиптә тотарга өйрәнде. Яхшы хәтерлим, Арча станциясе аша Айван авылына кайтып йөргәндә Кояшлы урамында бер гаилә юынтык суларын аяк астына чыгарып түгә иде. Ул урам буйлап түбәнгә таба җәелә. Суган кабыклары, тагын әллә нинди калдыклар аша кеше үтеп йөри. Күңел кайтаргыч күренеш. Тәртипкә күбебезне канализация һәм экология комиссиясе өйрәтте.
Эльвира Сергеевага Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, биредәге зур участокка (ике авыл, Арча станциясенең яңа күтәрелеп килүче төбәге) күз–колак булып торырга кирәк. Урамнар буйлап үтәбез. Йорт яннары әле кардан ачылып җитмәгәнгә төгәл генә нәтиҗәгә килеп булмый. Әмма шунысы мәгълүм: йорт янында, капка төбендә ял итү эскәмиясе, җәен чәчәкләрдән башка берни дә булырга тиеш түгел.
– Әгәр дә төзелеш материалы алып кайтасың икән, Арча шәһәр Советыннан, авыл җирлекләреннән материалны вакытлыча куеп тору буенча рөхсәт кәгазе алырга кирәк, – дип киңәш итә Арча муниципаль районы административ комиссиясе баш белгече Айнур Таһиров. – Бакча эшләре башлангач, тирес алып кайтып аудару башлана. Ул инде капка төбендә, юл буенда атналар, айлар буенча ятарга тиеш түгел. Андый очраклар бар. Тиресне тиз генә бакчага урнаштырырга кирәк.
Кибет яннарын да тәртиптә тоту сорала. Арча станциясендәге Кояшлы урамындагы кибет яны тирә-юньне бизәп тора дип әйтеп булмый. Кибет тирәсен кем тәртиптә тотарга тиеш? Бина хуҗасымы, әллә бинаны арендага алучымы? Шушы ук сорауны без баш белгеч Айнур Таһировка бирдек.
– Эшмәкәр бинаны арендага алган вакытта ук бина хуҗасы белән бу мәсьәләдә алдан килешергә тиеш. Әгәр дә андый килешү юк икән, без тәртипне бина хуҗасыннан сорыйбыз, – дип аңлатты Айнур Таһиров.
Күңелсезлекләргә тап булмыйча, үз тирәбезне чистартып, җәйне матур итеп каршыларга язсын. Үзебезгә дә күңелле булачак.
Румия Надршина