5 апрельдә Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендэ Республикакүләм хәрби-спорт уены "Аҗаган"ның зона этабы узды. Бәйгедә Арча, Балтач, Әтнә, Яшел Үзән районнары командалары узара көч сынаштылар. 1 урынны Арча шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе командасы яулады. Алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.