“Мин татарча сөйләшәм” акциясе беренче тапкыр 2006 нчы елда уздырыла. Шуннан бирле ул һәр елны үткәрелеп килә. Акциянең төп максаты: татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен яшьләр арасында популярлаштыру.
Безнең “Арча өченче номерлы мәктәп-балалар бакчасы” укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә быел беренче тапкыр катнашты. Каникул көннәрендә 3 Б сыйныф укучылары укытучылары Һадиуллина Ф.М. белән берлектә Арча район китапханәсендә булдылар. Китапханәче Сафина Роза Мөхәммәтхан кызы балаларны китапханәнең эше белән таныштырды. Анда һәр мәгълүмат татар телендә матур итеп язылган. Укучылар бу көнне укырга татар язучыларының китапларын да алдылар.
Арча үзәк даруханәсендә дә балаларны татарча сәламләп каршы алдылар. Укучылар анда эшләүчеләрнең татар телен белүләрен дә “тикшерделәр”: “Мәкальне дәвам ит” уены оештырдылар.
6 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар район мәгариф бүлегендә булдылар. Алар анда милли мәсьәләләр буенча методист Мостафина Энҗе белән әңгәмә оештырдылар. Энҗе Габдуллаҗан кызы балаларның сорауларына бик теләп җавап бирде.
Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галиуллина Резеда Котдус кызы балаларны үз эше белән татар телендә таныштырды.
Администрация бинасында укучыларның изге максат белән йөрүләренә бик сөенделәр. Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Сафиуллина Надия Равил кызы белән әңгәмә бик җанлы үтте. Ул сорауларга җавап биреп кенә калмады, балаларның үзләренә дә сорауларны яудырды. Укучылар каушап калмадылар, татар телен белүләрен күрсәттеләр.
Татар теле, татар мәдәниятенең киләчәгенә битараф булмаска кирәк, чөнки татар теле яшәсә генә, милләтебез дә яшәячәк.