Дус сыйныф серләре

2017 елның 7 апреле, җомга

Дус сыйныф серләре

Арча сәнгать мәктәбендә зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы булды. Максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру һәм башкалар.

Бәйге өч номинациядә үтте. 32 мәктәп командасы катнашты. Укытучылар, ата–аналар, балалар бер команда булып чыгыш ясады.

Беренче булып жюри әгъзалары “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр һәм башкалар.

– Без бүген сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен алып килдек, – диде Яңа Кырлайдан мәктәпнең ата–аналар комитеты җитәкчесе Рәмзия Камалиева. – Ата–аналар мәктәп тормышында актив катнаша. Без хәтта балалар белән бергә имтиханнар да биреп карыйбыз.

Арчаның бишенче гимназиясе командасы (Гөлнара Әхмәтханова җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары, ата–аналар) үз эшләре белән үзенчәлекле итеп таныштырдылар. Корабльдә экскурсиягә чыгып (капитаны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча гарнизоны каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов) барган урыннарын, башкарган эшләрен күрсәттеләр.

– Гаилә көннәре, әниләр көне бик кызыклы үтә. Һөнәри ориентациягә зур урын бирелә. Әти–әниләрнең эш урыннарында булу, аларның хезмәтләре белән танышу да балаларга уңай тәэсир ясый, – диделәр.

– Тәрбия процессында мәктәп өчен ата–аналар – иң көчле союзниклар. Бүген без аларның кайсы мәктәптә күпме икәнлекләрен беләчәкбез, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт.

Чиратта – визит карточкасы, ягъни иң күңелле, дус сыйныф белән танышу. Монда инде командаларга бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә җигәргә кирәк иде. Һәм алар бу мөмкинлектән файдаландылар да. Наласа мәктәбенең 8 сыйныф укучылары әти–әниләре, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп “Ак җилкән”дә белем иленә сәяхәткә чыктылар, шурабашлар өч милләт вәкилләренең бер булып яшәүләрен исбатладылар. Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Гөлзада Шәрәфетдинова үзенең ата–аналар белән эш итү алымын чиште.

– Ватсапка гына язам, әти–әниләр хәзер ярдәмгә килеп җитә. Без һәр эштә барыбыз бергә, – диде ул.

– Тугызынчы балам укый. Бөтен тормышым мәктәп белән бәйле, – диде Резеда Минзина.

Бишенче гимназия бу юлы да барысын да уздырды. Алар Андрей Малаховның “Пусть говорят” дигән ток–шоуын тәкъдим итте. Дөрес, үзләренчә. Әмма кызык. Малаховы да, катнашучылары да, тамашачылары да бар. Бергәләп дус сыйныф серләрен чиштеләр.

Алдагы бәйгедә дә бу команда бөтен сәхнәне шаулатты. Бер юнәлеш буенча (хезмәт тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвеше һәм башкалар) гаилә һәм мәктәпнең үзара ярдәмләшеп эшләве, проблемалар һәм аларны чишү юллары буенча проект якларга кирәк иде. Монда да ата–аналар Миләүшә Гаязова, Алия Шәмсетдинова, Илдар Бариев, Алмаз Габитов, Гөлназ Гатауллина, Рөстәм Салихов ярдәмгә килде. Һәм искиткеч чыгыш булды.

– Бик дус һәм бердәм сыйныф бу. Сыйныф җитәкчесе дә көчле, әти–әниләр дә һәрчак ярдәмгә килергә әзер, – диде мәктәп директоры Фатыйх Хәкимуллин.

– 10 гыйнвардан әзерләнә башладык бу бәйгегә, – диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Вәлиева. – Әти–әниләр бер генә репетициядән дә калмадылар, тәкъдимнәр керттеләр, фикерләрен җиткерделәр.

Бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабында бишенче гимназия командасы беренче урынны һәм республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукын яулады. Икенче – Яңа Кырлай, өченче урында Арчаның беренче мәктәбе командалары. Утар Аты, Ашытбаш, Арчаның җиденче мәктәбе лауреат булдылар. Һәр катнашкан коллективка сертификатлар тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International