Янгыннардан сак булыйк!
Бу көннәрдә районның янгын күзәтчелеге, янгын часте хезмәткәрләре Арчада һәм авылларда яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлата. Без бу турыда район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, янгын часте җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек.
– Карлар эреп, өмәләр оештыру вакыты якынлаша, – дип сөйләде Рөстәм Сафин. – Массакүләм җыештырулар, бәйрәмнәрдә табигатьтә ял итүләр чорында – 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда аеруча янгынга каршы режим кертеләчәк. Бакчадамы син, ишегалдындамы – чүп-чарны ягарга ярамый. Ягасың икән – кимендә 2 мең сум штраф каралган. Чүп-чар өчен контейнерлар бар, чери торганнарын бакчага өеп куйсаң яхшы. Туфрак өчен менә дигән ашлама. Җәйге чорда йорт янында 200 литрлы кисмәк белән су тотарга яки 5 литрлы янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) алып куярга кирәк.
– Урманнарга якын авылларда яшәүчеләргә бигрәк тә сак булырга кирәк.
– Урманнарга якын Үрнәк, Казанка, Курса разъезды, Наратлык авылларында хәтта шашлык та пешерергә ярамый. Урманнарга ял итәргә баручыларга учак ягарга рөхсәт ителми. Урман янында урнашкан җир хуҗалары урман белән ике арадагы 10 метр җирне төрле агач-богачтан, чүп-чардан, тиз янып китүчән материалдан чистартырга тиеш, ярты метр җирне төрле үсемлекләрдән арындырып, кара җир килеш тотарга кирәк.
– Быел ничә янгын очрагы булды? Сәбәп-ләре нинди?
– Быел 13 янгын очрагы теркәлде, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк. Янгыннар нигездә мунчадан, мичтән, электр приборларыннан чыга. Газ белән эшләүче мунчаны ягып җибәрәләр дә оныталар. Яккан мунчаны гел карап торырга кирәк. Төтен юллыклары дөрес ясалмаган күре-
нешләр бар. Мунча мичен балчык измәсе белән эшләргә кирәк, измәгә цемент кертергә ярамый. Цемент белән ул ярылучан була. Мичләрне агартып тору киңәш ителә. Ак төстән мичтән төтен чыкканы күренә.
– Хәзер печәнлекләргә дә электр уты сузалар.
– Районда печәнлектән янгын чыккан очраклар булды, – диде Рөстәм Сафин. – Печәнлеккә электр чыбыгын тимер торба эченә кертеп эшләргә кирәк.
– Кесә телефонын электрга тоташтырып калдырсаң, аннан да янгын чыгарга мөмкин, диләр.
– Кайберәүләр зарядникларны алып та тормый. Аларны тоташкан хәлдә калдырырга ярамый. Ул кызып, янгын чыгуы ихтимал.
– Өй тулы көнкүреш техникасы. Ә чыбык юлы бер генә.
– Озак еллар хезмәт иткән нәзек чыбыкларны, розеткаларны алмаштырырга кирәк. Бу эшне махсус белемле электрчылар башкарырга тиеш. Розеткаларны кызмыймы дип, вакыт-вакыт тотып карарга кирәк. Аларның эчен ачып, бушаган шөрепләрне ныгыту сорала. Эшләү срогы чыккан көнкүреш техникасын яңаларга алмаштырырга киңәш ителә. Электрдан янгын чыгу куркынычын сизеп алып, автомат рәвештә ут сүндерүгә сәләтле җайланманы, төтенгә сизгер автомат сигнализация приборын куйдырсаң яхшы.
– Җәй ул яшеннәре белән килә.
– Йортларга яшен саклагычлар урнаштырырга, көнкүреш техникасы розеткаларын чыбык белән җиргә тоташтырырга, кухняда газ плитәсе янындагы торбага яшеннән саклагыч антистатиклар (аны газчылар куя) урнаштырыр- га кирәк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Янгыннарсыз, исән–имин яшәргә язсын!
Румия
Саттарова