Комиссия утырышы
3 апрельдә бөтен илне тетрәткән фаҗигале вакыйгалар булды – Санкт–Петербург шәһәрендә 14 кешенең гомерен өзгән, 52 кешене имгәткән террор актлары ясалды.
5 апрельдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә Арча муниципаль районында террорга каршы комиссиянең утырышын уздырды. Утырышта район башлыгы урынбасары, көч структураларының территория бүлекчәләре, муниципаль берәмлекләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Илшат Нуриев утырышны ачып, террорчылыкның хәзерге заманның иң куркыныч җинаятьләренең берсе булуын әйтеп үтте. Террорлык хәрәкәтләре дәүләт властен какшатуга юнәлдерелгән һәм халыкта курку хисе тудыра, әгәр әлеге күренешкә җитәрлек дәрәҗәдә җитди карамаганда террордан теләсә кайсыбыз зыян күрергә мөмкин.
Утырышта җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы һәм террорчылык
актларын кисәтү чараларын көчәйтү турында сөйләшү булды. Полиция җитәкчесе урынбасары А.Вәлиев Арча шәһәрендә һәм Арча муниципаль районында бүгенге оператив хәл турында чыгыш ясады.
Район мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре З.Дәүләтбаев һәм Р.Мөхетдинов үзләре карамагындагы объектларның террорга каршы сакланганлыгы һәм кешеләр күп җыела торган нинди чаралар үтәчәге турында сөйләделәр.
Террорга каршы комиссия район хезмәтләренә һәм оешмаларына кешеләрнең террорга каршы сакланышын һәм куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән бурычлар йөкләде.
Хөрмәтле райондашлар! Күзәтүчән булыгыз! Бары сез генә керү юлларында, ишегалдында, урамда шикле әйберләрне һәм кешеләрне үзвакытында күрә аласыз.
Уяу булыгыз! Әйләнә–тирәдәгеләрнең тәртибенә, хуҗасыз, тиешсез урындагы әйберләргә игътибар итегез.
Истә тотыгыз: сезнең иминлек – сезнең кулда!
Элемтәгә керү өчен мәгълүматлар:
Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе – 3–25–33;
РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге – 3–12–02;
Арча районы прокуратурасы – 3–16–80;
ашыгыч ярдәм – 3–15–03;
бердәм диспетчер хезмәте – 911 яки 112 (шалтырату бушлай, кәрәзле телефон белән ябылган SIM–карта, хәтта SIM–карта булмаганда да шалтыратып була).
Аерым операторлар өчен:
001– Билайн, 0–10 – МТС, Мегафон).