Армиягә китәр вакыт җитте

2017 елның 7 апреле, җомга

Армиягә китәр вакыт җитте

Язгы чакырылыш якынлашып килә. Быел армия сафларына алынучылар өчен нинди яңалыклар бар? Без республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһановка мөрәҗәгать иттек.

– Алмаз Әгъзамович, язгы чакырылышта быел күпме егет армия сафларына алыначак?

– Россия буенча 142000 кеше. Татарстаннан 4000 тирәсе. Безнең Арча районыннан 75 егет чакыру алачак. Беренче озату республикада 17 апрельдән башлана. Ә бездән 11 майдан китә башлыйлар.

– Егетләребез нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә алыначак?

– Һава–десант гаскәрләренә 10 кешегә наряд килде. Бер парашютчыны Коркачыкта укытып кайтардык. Шоферларга 50 кешегә наряд бар. Коры җир, ракета–зенит гаскәрләренә алыначаклар. Ә менә хәрби флотка быел наряд юк. 29 егет район шефлык иткән Саратовка (Шиханы) хезмәт итәргә китә. Яртысы май, калганнары июнь ахырында.

– Быел булачак солдатлар өчен нинди яңалыклар бар?

– “Әниеңә шалтырат” (“Позвони маме”) дигән проект эшли башлады. Аның буенча солдатка алынучы егеткә 3 сим–карта (берсе үзенә, икесе әти–әнисенә, әтисе я әнисе булмаса йөргән кызы алырга мөмкин) бирелә. Өчесе дә егет исеменә рәсмиләштерелә, бер тапкыр 100 сум акча салына. Билайн, МТС, Теле2 мобиль компанияләрен сайларга мөмкин. Без МТСны алдык. Роумингсыз. Аралашу арзанга төшәчәк. Егеткә банк картасы бирелә. Ул сим–карта белән тоташтырылган була.

Армиядә хезмәт иткәннәргә ай саен 2000 сум акча түләнә. Әти–әнисез опекун белән яшәгәннәргә хәзер ай саен шуңа 1000 сум өстәлә. Өч яшькә кадәр баласы булса (законлы язылышкан очракта), хатынына ел буе ай саен 11096 сум акча түләнә. Ә йөкле булып калса, хатынына бер мәртәбә 25892 сум акча бирелә.

– Федераль Законга хәрби хезмәткә алыну белән бәйле үзгәрешләр керде. Ул нәрсәне күз алдында тота?

– Моңа кадәр урта–махсус уку йортында белем алучы егетләр 20 яшь тулу белән уку барышында ук армия сафларына алына иде. Әлеге үзгәреш- ләр нигезендә алар хәзер укуны тәмамлаганнан соң гына хезмәт итә башлый.

Югары белемлеләр ике елга контракт буенча китә ала. Хезмәт иткән урынында хәрби билет бирелә. Хезмәт хакы түлиләр, барлык ташламалар саклана, чираттагы ялга җибәрелә. Бер егетебез Сахалинда хезмәт итә инде. Ошата. Бер елга ике тапкыр ялга кайтып китәргә дә өлгерде.

Урта–махсус белемлеләрне дә контракт буенча җибәрү мәсьәләсе карала. Өч елга. Көзге чакырылышка.

– Елдагыча тантаналы озату булачакмы?

– Ул безнең традициягә әверелде инде. Китәсе көн алдыннан ата–аналары белән бергә очрашу оештырабыз. Район җитәкчеләре, мулла һәм Василиск атакай чакырыла. Бүләкләр тапшырыла. Аннан узган елдагыча булачак солдатларыбыз 9 майда парадта катнашачак, өлкәннәргә хәрби сәламләү җиткерәчәк.

– Егетләргә теләкләрегез?

– Исән–сау хезмәт итеп кайт- сыннар. Бер–берсен ихтирам итсеннәр, чын ир–егетләр булуларын, Туган илебезне саклауларын онытмасыннар.

8 апрель – Хәрби комиссариат көне. Барлык хәрби комиссариат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, исәнлек–саулык, уңышлар, бәхет һәм чиста күк йөзе телим.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International