Яңа җитәкче

2017 елның 7 апреле, җомга

Яңа җитәкче

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе итеп Гатиятов Ренат Мансур улы билгеләнде.

Район киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Марат Җаббаров яңа җитәкче белән таныштырды, аңа уңышлар теләде. Идарәнең элеккеге җитәкчесе Габбасов Айдар Минсабир улының хуҗалык эшенә күчүен хәбәр итте, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Гатиятов Ренат Мансур улына җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде. Ул Айдар Габбасовның озак еллар тырыш һәм намуслы хезмәтен билгеләп үтте, аңа район Советының Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Гатиятов Ренат Мансур улы 1977 елда Арча районының Үрнәк бистәсендә туган, югары белемле, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (авыл хуҗалыгын механикалаштыру, инженер–механик) тәмамлаган.

Ренат Мансур улының уку һәм хезмәт юлы Үрнәктәге һөнәри училище белән бәйле. Ул анда укый, армия сафларында хезмәт итеп кайткач шофер, мастер, директор урынбасары була. 2013 елның мартыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Без дә редакция коллективы исеменнән Габбасов Айдар Минсабир улына рәхмәтебезне җиткерәбез. Озак еллар аңлашып, тыгыз элемтәдә торып эшләдек, матбугатка игътибарлы, аның ролен дөрес аңлаган җитәкче булды ул.

Ренат Мансур улына да җаваплы хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International