Сәләт+халәт= шигырь
Районда мәдәният, сәнгать тормышында кайнап яшәүчеләр ияләнгән инде: көн саен диярлек берәр мәдәни чара уза. Шактыена Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең көче керә. Биредәге уку залы еш кабул итә кунакларны. Араларында кемнәр генә юк: бакча балаларыннан башлап танылган халык язучыларына кадәр.
Ә бу юлы килгән кунаклар үз җирлегебездә яшәүчеләр өчен кадерле, горурланырлык. Бөтендөнья шигърият көненә багышланган кичәне әзерләп алып баручы Гөлназ Минһаҗева үзе дә шул шигъриятнең бер өлеше сыман — гади генә тоелган сүзләрне шулкадәр аһәңле итеп тамашачыга җиткерә — күңел ихтыярсыз шул дөньяга кереп китә. Ә ул дөнья шулай ук гади түгел — моңарчы тыйнаклык күрсәтеп килгән каләмдәшләр — районыбызда яшәп иҗат итүче рус телле иҗатчылар җыелган биредә.
Людмила Васильева. Гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ханым балаларны кул эшләренә өйрәтсә дә, шигырь язуга ныклап лаеклы ялга чыккач кына тотына. Гомере буе җанында яшәгән халәтне укучыларына тапшыру белән бәхетле ул. Людмила Николаевнаның иҗаты белән газетабызның рус телендә чыгучы саннарын укучылар яхшы таныш, чөнки ул даими авторыбыз. Районда оештырылучы әдәби мәйданнар да шагыйрә ханым белән укучыны еш күрештерә. Ә Интернет челтәрендә аның үз төркеме бар.
Фәрит Минхәеровны районда белмәүчеләр сирәктер. Аның кебек тормышның җитешеп бетмәгән якларын үзгә юмор белән шигырь юлларына салып әйтеп бирүчеләр санаулы гына. Фәрит Фәтхи улының китапларын район Үзәк китапханәсеннән алып укырга мөмкин. Һәр елны бер китап бастыруны ул инде күптән үз традициясенә әйләндерде.
Римма Надершина район газетасында эшләгән елларында мәкаләләрне төрле темаларга яктыртса да, лаеклы ялга чык-кач сугыш еллары афәтен чагылдырган күләмле әсәр язу уе тынгы бирми аңа. Сугыш афәтенең бигрәк тә үз гаиләләренә кагылган еллары Римма ханымның “Ак каен — ышанычлы иптәш” китабында урын алган. Уенда йөри әле аның тынгы бирми торган темалар, киләчәктә укучыларны тагын китаплары белән сөендерер әле.
Павел Герасимовның иҗаты белән дә рус телендәге газетаны укучыларыбыз таныш. Гади мәктәп автобусы йөртүчесенең гадәти булмаган (һәр шигыре тирән мәгънәгә ия) шигырьләр язуы гаҗәп! Инде өлкәнәеп килгәндә менә ниләр “мәҗбүр иткән” аны шигырь язарга: “Мин 7нче мәктәп укучыларын йөртәм. Басулар аша барып-кайтканда күңелгә әллә нинди хисләр тула, үзеннән- үзе кул каләмгә үрелә башлады”, — дип сөйли яшүсмер елларында бераз шигырь язу чире белән мавыгып алган Павел Семенович. Аның әниләр турындагы шигыре тамашачының күз яшьләренә ирек бирде.
Олеся Феоктистова каләмдәшләре янына кайта алмаса да, шигырьләре укучыларга китапханәче Юлия Ибраһимова укуында барып иреште. Ә авторның җыентыгы — китапханәнең түрендә. Яшь күңелнең тормыш фәлсәфәсен хисләр белән шигъри юллар аша ачып салуы геннардан да киләдер, мөгаен (әбисе Наҗия Саттарова шагыйрә, апасы Роза Мөхетдинова композитор һ.б.)
Рус телендә язучы каләмдәшләребез бу көнне үз сафларына тагын бер яшь шагыйрәне алдылар. Наталья Григорьева Арчага Тверь өлкәсеннән күчеп кайткан. Киләчәктә райондашларыбызга аның иҗаты белән танышу да мөмкин булыр әле.
Әдәби кичәләрнең кайчак бер җире китек булып тоела. Ә бүгенге кичәдән күңел хисләр дөньясында тирбәлә. Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Алееваның гитара кылларына кушылган моңы җанны айкый-чайкый. Күптән шигырьләр язмаса да, Миләүшә Тәлгать кызы укучылары өчен җыр текстлары эзләп табып шуларны көйгә сала. Шигырьне тагын да затлы итә ул. Бәйрәм кичәсендә аның башкаруындагы җырлар үзе бер концерт сыман кабул ителде, утыз ел элек үзенең чыгарылыш кичәсенә язган җырын да искә төшереп башкарды мөгаллимә.
Бүген очрашкан каләм ияләрен күпләр белсә дә, районыбызда иҗат җимеш- ләрен дөньяга чыгармыйча язучылар да күптер. Андыйларны иҗатчылар һичшиксез үз сафларына кабул итә. Бу турыда “Каурый каләм”че Халидә Фәйзрахманова да еш әйтә һәм бүгенге чыгышында да искә төшерде. Һәм шундый иҗатчы дөрестән дә кичәгә килгән булып чыкты — Галина Артомонова үзенең шигырьләрен тәүге тапкыр халыкка җиткерде.
Никадәр рухи азык, алдагы көнгә көч өстәлде! Ә шул кешеләр белән аралашып яшибез бит! Аллаһы Тәгалә дөньяга килгәндә адәм баласына җиргә ни өчен килгәнлегенә ишарәләп сәләтен бирә, диелә хәдистә. Шигырь язу — кошның очуына тиңләнә. Шуңа күрә шигырьне һәркем тудыра алмый, ә менә аны аңлау һәркемнең көченнән килә. Бары күңел түрең чиста булып аны үткәрә генә бел, ул анда үзе кереп урнаша.
Розалия Зиннәтова