Балаларының киңәшчесе
30 мартта Иске Масрада гомер итүче Каймә Камалетдиновага 90 яшь тулды. Аны бәйрәме белән котларга Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, вакытлыча социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резеда Галиуллина килде.
Каймә апа ире Хәниф абый белән Иске Масрада гомер итә. Өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Гомере буе почта җитәкчесе булып эшләгән Каймә апа күп кенә медальләр һәм “Почет билгесе” ордены иясе.
Әнисе яшьли үлә Каймә апаның. Шуңа кыз укытучылыкка укып йөргән җиреннән укуын ташлап әтисе һәм авыру апасы янына кайтырга мәҗбүр була. “Әти гомере буе умарта тотты, шуңа без авыр сугыш елларында да ач-ялангач булмадык. Әти үзе 86 яшькә кадәр яшәде. Мин бөтен туганнарым өчен дә яшим ахры. Гомер озынлыгына балның файдасы зурдыр, безнең өстәлдән дә бал төшмәде, монда яши башлагач әти чиләкләп җибәрә иде”, — ди бүген төпчек улының умарта тотуына сөенеп яшәүче ана. Балаларын бүгенге көндә дә камыр ризыклары — өчпочмак, гөбәдия пешереп каршы ала икән Каймә апа. Җәен бакчасы чәчәкләргә күмелә, аларны тәрбияләү күбрәк Хәниф абый җаваплылыгында. Бүген күзләре күргәнгә, аяклары йөргәнгә, гомумән, тормыштан канәгать ул. Иң зур теләге — балаларының бәхетле булуы.