Габдрахман Сафинга 95 яшь тулды

2017 елның 7 апреле, җомга

Габдрахман Сафинга 95 яшь тулды

Габдрахман абый Симетбашта ялгызы яши. Биш баласы үзенә чакырып торса да, көче барында гомер иткән нигезен ташлап китәсе килми бабайның. Әле үз аягында йөреп тора, гел хәрәкәттә булырга тырыша.

Бер күзе бөтенләй күрмәве киртә түгел — вакытлы матбугатны килүгә хәрефен хәрефкә укып чыга, кроссворд-сканвордларын да шундук чишеп куя. Хәрәкәтсез торырга ярамый, дигән максат белән яшәүче бабай кышын ишегалдындагы карны көрәп, җәен кирәге булмаса да (чөнки мунчага әзерләгән утыны бик күп) утын яра икән. Тагын бер серен чиште: шигырьләр яза (аларны сайттан укырга мөмкин).

Тормыш Габдрахман атлы улына сынауларын шактый әзерли. 1942 елда фронтка алынган егет әсирлеккә төшә. Ике ел ярымнан әсирлектән кача ул. Тик “кара сакал” монда да ияреп кайта. 1949 елда аны “Легионда Муса Җәлил гәҗитләрен укыгансың”, дигән гаепләү белән 20 елга төрмәгә ябалар. “Башкаларга 25 ел бирделәр, ә миңа, әсирлектән качкач яңадан сугышка кергән өчен биш елны киметтеләр”, — ди бабай. Ярый, бәхете ташламаган, ике ел ярымнан Сталин үлгәч азат ителә. Үткәннәре турында хәзер тыныч сөйли, онытыла инде, ди.

Сугыштан соң Габдрахман абый Разия апа белән кавышып биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе авылда җаваплы эшләрдә эшләгән, халыкка ярдәм итеп яшәгән Габдрахман абыйны авылдашлары бүген дә хөрмәт итеп яши.

Мартның соңгы көнендә Симетбашта Сафиннар газиз кешеләренең юбилеена җыелды. Кунакларны бабай төшкә кадәр үк кабул итә башлады. Кырык эшен кырык якка куеп Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин да әтисенең шатлыгын уртаклашырга кайт-кан. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов һәм вакытлыча социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резеда Галиуллина да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International