“Дога ирештерер өчен гомер биргәндер”
Маһирауза апаны гомер бәйрәме белән котларга Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина килде.
Сарай–Чокырчада тугыз балалы гаиләдә туып–үсә ул. Колхозчы ана белән сәүдәгәр ата балаларын намуслы, тырыш, хәләл хезмәт белән көн итү үрнәгендә тәрбияли. Бүген бер карында яткан сигезе дә дөньяда юк… “Аллаһы Тәгалә бертуганнарыма дога ирештереп торыр өчен миңа озын гомер биргәндер”, — ди Маһирауза апа. Яшүсмерлек еллары, яшьлек чоры сугыш вакытына туры килгән, ике абыйсын, әтисен сугышта югалткан Маһирауза апага да яшьтән тормыш арбасына җигелергә туры килә: урман кисүдә дә, симәнә ташуда да, сукалау, тырмалау, чәчү, уру эшләрендә дә беренчеләр сафында була ул. “Гомеремдә эшләмәгән эшем калмады”, — ди.
1954 елда Маһирауза апа Күпербашның Равил Мифтахетдинов атлы егете белән тормыш кора. 4 бала тәрбияләп үстереп, 51 ел тигез канат булып яши алар Равил абый белән. Башта Киров колхозында хисапчы, аннан Арчада юл бүлегендә эшли, озак еллар “Меховщик” промкомбинатында эшләп лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Маһирауза апа балалары янәшәсендә, Равил абый белән нигез салган Арчадагы йортларында гомер итә. Балаларының, оныкларының тормышларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләдән аларга бәхет, сәламәтлек сорап, хәер-дога кылып, тормышыннан канәгать булып яши.
Розалия Сафина