Бездә барлык профсоюзлар да көчлеме?

2017 елның 7 апреле, җомга

Бездә барлык профсоюзлар да көчлеме?

Семинар ахырында Россиянең төрле өлкәләреннән килгән профсоюз лидерлары: “Сездә барлык профсоюзлар да көчлеме?” – дип сорадылар. Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов: “Мин башка профсоюз оешмалары өчен җавап бирә алмыйм, әмма районда профсоюзлар сакланып калган хезмәт коллективлары бар”, – диде.

Ә иң күңелле мизгелләр – Бөтенроссия мәгариф профсоюзы оешмасы секретаре Владимир Юдинның Вакыйф Харисовны кочаклап, Арча районы мәгариф учреждениеләре профсоз оешмасына Россия күләмендәге чараларны үткәрү өчен федераль мәйданчык вәкаләте бирелүе хакында хәбәр итүе булгандыр. Бу бик зур бәя иде.

 Арчага Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоров җитәкчелегендә Россиянең төрле өлкәләреннән бер төркем профсоюз лидерлары килде. Алар бу көннәрдә Казанда белемнәрен күтәрә. Кунак-
ларны Арча районы чигендә ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәтханов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты. Профсоюз вәкилләре Иске Чүриле мәктәбендә, Арча педагогика көллиятендә, “Әлифба” музеенда, Укучылар сараенда булдылар. Арча педагогика көллиятендә түгәрәк өстәл артында җыелып сөйләштеләр. Кунаклар Арчаның кунакчыллыгын, милли ризыкларын, фольклор чыгышларын, күргәзмәләрен, ныклап төзекләндерелгән биналарын һәм иң мөһиме – мәгарифнең профсоюз эшен ошатып киттеләр. “Арча җиренә килүебез белән без бик бәхетле”, – диде алар.

Түгәрәк өстәл артында Вакыйф Харисов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Профсоюз вәкилләрен бигрәк тә, суд торып, профсоюз әгъзаларының хокукларын яклау һәм оешманың башка структуралар белән килешеп эшләү мәсьәләләре кызыксындырды. Бу аларның күбесенә яңалык иде. Хезмәт кешесе бигрәк тә хезмәт пенсиясен рәсмиләштерү, педагогларның аттестациясе буенча ташламалар, хезмәт кенәгәсенә вакытында теркәлмәгәннәрне язу, эштән кыскартылу тәртибе, социаль ипотека буенча фатир алу һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Лаеклы ялга чыгу яшенә җиткәнче педагогик стаж нигезендә пенсияне билгеләү мәсьәләсе буенча Вакыйф Харисов – район судына йөзләгән гариза язган профсоюз рәисе. Соңгы 5 елда 46 педагог Арча районы суды һәм Татарстан Республикасы Югары суды карарлары нигезендә пенсия ала башлаган. Профсоюз рәисе 2012–2016 елларда хезмәт кешесенә 12 млн сумлык файда эшләгән. Ул үзенең чыгышын мисаллар белән сөйләде. Татарстан Республикасының Югары судына кадәр барып җитеп, оту очраклары бер генә булмый. Профсоюз лидерының юридик белемгә ия булуы отышлы. Вакыйф Вагыйзович ике югары – педагогик һәм юридик белемгә ия. Теге яки бу мәсьәлә буенча законнарны өйрәнгәннән соң гына ул, отачакларына ышанып, эшкә тотына.

Профсоюз әгъзаларына 25 мең сумга кадәр 6 айга процентсыз ссуда бирү мәсьәләсе дә күпләрне кызыксындырды. Кешенең акчага бик мохтаҗ вакыты булганда бу ярдәм, әлбәттә, күктән төшкән бәхеткә тиң. Соңгы 5 елда 263 кеше 3 млн 504 мең сум процентсыз ссуда алган. Тормыш хәле буенча хезмәт кешесенә 5 мең сум ярдәм итү, санаторийларга ташламалы ял оештыру шулай ук хезмәт кешесе турында кайгырту чаралары булып тора.

Кунаклар Арча мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы эшен экраннардан карап та белделәр. Чаңгы ярышы вакытында төшереп алынган видеоязмада профсоюз әгъзалары–чаңгычылар уку елында спортның 10 төре буенча ярышлар булуы һәм җиңүче коллективларның бүләкләнүе турында сөйләделәр.

Кунаклар Арчага, Арча мәгариф профсоюзына “супер!” дигән бәяне бирделәр.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International