Иртәгә кырга дисәләр

2017 елның 7 апреле, җомга

Иртәгә кырга дисәләр

5 апрельдә язгы кыр эшләренә әзерлекне махсус комиссия тикшерде. Аның составында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының сектор мөдире Ян Клетенков, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, идарә белгечләре бар иде.

Комиссия эшне “Яңарыш” ширкәтеннән башлады. Ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрданов хуҗалыкта эшләрнең торышы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы машиналары кырга чыгарга әзер. Механизаторлар белән проблема юк. Кешечә караш булгач, хезмәт хакын вакытында түләгәч элек киткәннәр дә кире кайта.

– Быел кукурузны бер мең гектарга җиткерергә исәп, орлыкка кукуруз, көнбагыш та чәчәбез, – ди җитәкче.

Комиссия техниканың әзерлегенә генә түгел, техника куркынычсызлыгы мәсьәләсенең куелышы, тиешле документлар булуы һ.б. игътибар итте.

“Игенче” ширкәтендә бар техника әзерләп, тезеп куелган. Механизаторлар да шунда. Ширкәт җитәкчесе Илнар Гайнетдинов әйткәнчә, басуга чыгарга дигән хәбәр генә көтәләр. Яңа кайтарылган техника да шактый. Быел “Сервис-Агро” ширкәтенең тагын бер хуҗалыгы артты. Анда эшләячәк техника да биредә туплана. Яңа “КамАЗ”лар да кайтачак, диделәр.

Районга инвесторлар килеп кергән елларда колхозча яшәп калган “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновны җыелыш саен диярлек тәнкыйтьләделәр. Искечә эшлисең, мондый хуҗалыкның киләчәге юк, янәсе. Бүген хуҗалыкның машина–трактор паркына кергәндә гаҗәп-ләнүдән тукталып каласың: әнә каршыда нинди куәтле тракторлар, алар янында өр–яңа чәчү комплексы тора.

– Быел ике яңа ”К–744” тракторлары, Германиядә эшләнгән чәчү комплексы алдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Чәчү комплексы үзе 9 млн. сум тора.

Кызуламыйча, уйлап эш итәләр хуҗалыкта, бурычка батмыйча, үзләре эшләп тапкан акчага әкренләп комбайннарны яңартып бетерделәр, менә дигән орлык эшкәртү линиясе ясадылар, терлек тораклары төзеделәр. Әкрен киткән, куян артыннан җиткән дип, юкка гына әйтмәгән безнең бабайлар.

– “Курса МТСы” ширкәтендә техник карау да бәйрәм кебек үтә, – ди “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча бүлек җитәкчесе – баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов. – Билгеләнгән көндә әйбәт әзерләнгән булырлар, иң яхшы бәя алучыларга премия дә бирәләр әле. Узган ел “Ватан” ширкәтендә дә әйбәт әзерләнгәннәр иде.

Габделхак Касыймовның бу уңайдан тагын әйтер сүзләре бар.

– Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы авыл хуҗалыгына караган оешмаларда тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздыруны 10 апрельгә төгәлләргә кушкан иде, – ди ул. – Хуҗалыклар җитәкчеләре, төрле сәбәпләр табып, бу таләпне үти алмадылар. Бары тик “Аю” ширкәте генә мөмкин булганча эшләргә тырышты.

Ярар, яңа сроклар билгеләдек, моны барыбер эшләргә кирәк булачак. Төзек булмаган техниканы алып чыгарга ярамый! Бәхетсезлек очрагы булмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Монда инде җитәкчегә дә кырыс җәза каралган.

Хуҗалыкларда минераль ашламалар туплау дәвам итә. Район буенча сөрүлек җирләренең бер гектарына тәэсир итүче матдәләрдә әлегә 41 килограмм ашлама туры килә. “Кырлай”да – 117,3, “Игенче”дә – 90,9, “Курса МТСы”нда – 80, “Венета”да – 71, “Пионер” фермер хуҗалыгында – 53, Сафиуллин хуҗалыгында 45 килограмм.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International