Әлифба белем иленә алып керде
Арчаның 3нче мәктәбендә “Әлифба бәйрәме” узды.
Гадәттә, мәктәп кысаларында гына уза торган бу бәйрәм бүген район киңлегенә кадәр җәелде. Сәбәбе бар – быел тәүге тапкыр тупланган татар сыйныфында узды бәйрәм, беренче сыйныфлар ана телендә хәреф танырга өйрәткән Әлифба китабын укып бетереп, шуны әти-әниләр, дуслары, укытучылары белән зурлап бәйрәм итә.
Укучыларны шатлыклы көннәре белән котларга әти- әниләре генә түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та килгән.
Беренчеләр килгән кунак- ларга шундый матур бәйрәм бүләк итте. Үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле булуыннан тыш, татар, рус телләрендә иркен аралашуларын, инглиз, гарәп телләрен дә белүләрен күрсәттеләр.
– Бәйрәмгә бер ай алдан әзерләнә башладык, – ди укытучылары Айгөл Хәйруллина. – Әти-әниләргә рәхмәт, алар да кичке 7-8ләргә кадәр шушында әзерләнергә ярдәм итте.
Айгөл Рәдиф кызы 3нче мәктәптә беренче елын гына эшли әле. 11 еллык стажлы, башлангычларны һәм татар теле, әдәбияты укытып тәҗрибә туплаган укытучыны шушы сыйныфны укытыр өчен махсус чакырганнар.
Бу сыйныф Арча шәһәрендә чын татарча укытыла торган сыйныф булып тәүге тапкыр ачылды. “Балаларны үзебез дә ышанып бетмичәрәк җыйган идек, әти-әниләр белән күп сөйләшүләр алып барылды. Менә бүген нәтиҗәсе күз алдыгызда”, – диде, укучыларның миллилекне чагылдырган чыгышларын карап утырганнан соң директор Люция Фатыйхова. Айгөл Рәдиф кызы да бу эшкә куркып алынуын яшерми. “Бик куркып кына ризалашкан идем, әти-әниләр белән беренче очрашуда ук уртак тел тапкач, ышаныч артты, – ди. – Балалар төрле бакчалардан җыелды. Дәресләр татарча алып барыла, барлык фәнне дә үзем укытам. Быел гарәп, инглиз телләре түгәрәк буларак алып барылса, икенче сыйныфтан дәрес булып керә башлый. Безнең өчен иң авыры булып дәреслекләрнең җитмәве тора. Бу проблеманы авыл мәктәпләре ярдәмендә чишәбез. Ә БДИга килгәндә, аның татарча тапшыру варианты эшләнде, укучыларым 4нче, 9нчы сыйныфны бетергәндә ул гамәлгә ашырылыр дип өметләнәбез. Укучыларым белән логопед та шөгыльләнә. Беркөн ул диктант яздырды һәм нәтиҗәләренең, башка параллель сыйныфлар белән чагыштырганда яхшы булуы белән уртаклашты. Бу, бәлки, балаларның саны аз булуыннан (сыйныфта 15 укучы) да торадыр. Чөнки һәрберсенә игътибар җитә, кирәк булса аерым аңлатып була. Укучылар туган телләрендә фикерли, укый, яза ала, ә бу бик мөһим”.
Беренчеләр хәзер “Туган тел” китабын укый. Ләкин Әлифба аларны гомер буе озата барачак, чөнки ул сабый күңелен Белем иленә алып керде һәм дөнья киңлекләренә мөмкинлек ачты. Ана теленең аһәңен ачып бирүче ул китаптан балалар күңеленә миллилек, телебезгә мәхәббәт тә мәңгегә кереп урнашкандыр, иншалла.
Розалия Зиннәтова