Эстафетачылар – Арчада

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Эстафетачылар – Арчада

Татарстан халыклары съезды уңаеннан “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән мәдәни–этнографик эстафета старт алды.

7 апрельдә ул безнең районга да килеп җитте. Ул көнне Арча үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Наилә Ахунова, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова, Татарстан Республикасы милли китапханәсе хезмәткәрләре Ләйсән Нәбиуллина һәм Галия Галиева белән очрашу булды. Анда китапханәчеләр, укытучылар, үзешчән иҗатчылар чакырылган иде.

Л.Нәбиуллина белән Г.Галиева милли китапханә эшчәнлеге һәм фонды белән таныштырдылар. “Бездә төрле милләт вәкилләренә, аларның мәдәниятенә, милли сәясәтенә, тормышына, спортына, хәтта кухнясына кагылышлы материаллар табарга була”, – диделәр.

– Нинди милләт халкы булмасын, без үзара дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Чөнки якты, нурлы йөзе белән татар халкы һәркемгә яхшы карашта. Татарстан Язучылар берлегендә 50дән артык рус телендә иҗат итүче язучы бар. Китапханәчеләр белән күп эшлибез. Чөнки китапханәче язучы белән укучы арасындагы күперне тотып торучы ул, – диде Данил Салихов. – Балалар арасындагы “Илһам” бәйгесе Россия дәрәҗәсенә күтәрелде. Быел Россиянең барлык төбәкләреннән 3000нән артык эш килде. Бу милләтебез көчле, киләчәгебез өметле дигәнне күрсәтә.

– “Түгәрәк уен” фестивале традициягә керде. Анда күбрәк кеше катнаш- сын иде. Чөнки һәр авылның, һәр халыкның үзенә генә хас йолалары, үзенчәлекләре, бию элементлары, җыр- лары, уен кораллары бар. Болар бар да безнең бик кыйммәтле байлыгыбыз.

Соңыннан кунаклар сорауларга җаваплар бирделәр. “Телләрне үстерүгә игътибар итәргә иде. Мәдәният йортларын музыкаль инструментлар, китапханәләрне китаплар белән тулыландырып торырга кирәк. Бу да милләтләр дуслыгын арттыруга китерер иде”, – дип үз фикерен җиткерде тарих–этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International