Хоккей гаиләгә яшәү яме бирә

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Хоккей гаиләгә яшәү яме бирә

Игътибар иткәнегез бармы: районда “Аждаһа” наклейкасы төшерелгән машиналар пәйда булды. Беркөнне Боз сараеннан шундый машинага утырып төшәргә туры килде.

Сөйләшеп киттек.

– Безнең малайларның хоккей командасы исеме ул “Дракон”, – дип сөйләде Рәзинә Гарифуллина. – Арчаның эмблемасында да бар “Дракон”. Боз сарае ачылганнан бирле йөрибез. Улыбыз Рәнис 2нче сыйныфта укый. Хоккейдан башка малай гына түгел, без дә яши алмыйбыз хәзер. Ярышка кая барсалар – әти-әниләр барыбыз да ияреп йөрибез. Уңыш- лары да бар. Һәркайсына парлап курткалар тектердек. Бүген менә спорт формалары тегәргә бирдек.

2008 елгы 2 сыйныф укучыларыннан тупланган әлеге хоккей классы турында (Арчаның 5нче гимназиясе) ишетеп белә идек. Алар инде Боз сараена өч кубок алып кайттылар. Шөгыльләнгән вакытларында яннарына мендем. Тренажер залында нәрсә генә эшләмәде алар! Йөгерделәр, сикерделәр, мәтәлчек тә аттылар... Боз өстендә дә очалар гына! Соңыннан малайлар берсен–берсе уздыра–уздыра уңышлары турында сөйләделәр:

– Кукмарадан 2нче урын алып кайттык. Бөгелмәдә 1нче булдык! Питрәчтә 2нче нәтиҗә күрсәттек.

– Әти–әниләре дә актив, – ди тренерлары Артур Гәрәев. – Алар балаларны дәртләндереп, көч биреп тора, тырышып йөриләр. Малайлар нык һәм бик өлгерләр.

Әсгатьнең әнисе Алсу Нигъмәтуллина:

– Без Боз сараена 2нче балалар бакчасыннан йөри башладык, – дип сөйли. – Ике ел үтеп тә киткән. Без хәзер аннан башка яши алмыйбыз.

 Укытучылары Лилия Ганиева:

– Класста 13 малай, – дип сөйли. – Шуклар. Әмма укулары әйбәт. Икесендә генә “3”ле бар. Алары да “4”кә тырыша. Хоккей файдага гына, чөнки хәрәкәт мигә кислород килүне яхшырта, димәк, баш әйбәт эшли дигән сүз. Олимпиадаларда катнашалар, призлы урыннар алалар.

– Бүген хоккей белән 17 төркемдә 217 бала шөгыльләнә, – дип сөйли Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров. – Бу район өчен азрак. Боз сараеның кадерен белеп бетермибез. Безгә күрше районнар бик кызыга. 400дән артык бала шөгыльләнергә мөмкинлекләребез бар. Тренерларыбыз житәрлек: Арчадан Булат Гыйззәтуллин, Артур Гәрәев, Сабадан Руслан Ибраһимов, Казаннан Евгений Уваров, капкачы малайларны Руслан Ризаев Казаннан кайтып, махсус өйрәтә. Әти–әниләр һәм укытучылар шуны яхшы аңласын иде: белем ул дәрестә генә түгел, бала аны һәрдаим туп-лый. Бала хоккейда команданың – иптәшлек, дуслык, бердәмлекнең ни икәнен аңлый, тырышлыкның үзе өчен генә түгеллегенә төшенә, үз фикерен турыдан–туры әйтергә, бәхәсләшергә өйрәнә. Бала, хоккейчы булса, үзен–үзе генә яратып, башкаларны санга сукмыйча, әни малае гына булып үсми инде ул. Һәм, иң мөһиме, бала хезмәт итеп, эшләп үсә, аны хоккей урамның тискәре йогынтысыннан, ялгыш юлга кереп китүдән саклый. Узган ел районда балигъ булмаганнар арасында алдагы ел белән чагыш- тырганда җинаятьчелек артты. Имин булмаган гаиләләрдәге балаларны нәкъ менә спортка, хоккейга тартырга кирәк. Дөрес, хоккей чыгымнар сорый, кечкенә вакытта аларны Боз сараена әти–әнисе йөртергә тиеш. Ә бәлки бу мәсьәләне район күләмендә күтәреп, район, эшмәкәрләр ярдәме белән хәл итәргә кирәктер.

Арчаның 5нче гимназиясендә өч хоккей классы бар. 1нче сыйныфта 18 малай хоккейга, 16 кыз бассейнга йөри. Быел әти–әниләрнең теләге буенча күпме бала хоккейга туплана, шуның кадәр класс ачасылар. Тәвәккәлләдекме?!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International