Оешмалар өмәгә чыкты
Районда торак пунктларны, предприятие, оешма, шәһәр яны урманнары, урман полосалары, автомобиль һәм тимер юллар, кечкенә елгалар, чишмәләр, су саклау зоналары территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык бара.
Әле күп урында кар. Ул бетү белән чүпләр килеп чыга. Кар эрегән урыннарда бүгеннән үк алар күзгә ташлана. Бу шимбәдә оешма, предприятие учреждениеләр, мәктәпләр өмә ясап, кар таратырга чыгарга тиеш иде. Бу юнәлештә шәһәрдә барган эшне күзәтү максатыннан Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров белән узган шимбәдә без шәһәр буйлап “сәяхәт” иттек.
– Иң беренче булып өмәгә без үзебез һәм район хакимияте коллективы чыкты. Ветеринария берләшмәсе, халыкны социаль яклау бүлеге кичә, Арчаның икенче, өченче мәктәпләре, элеватор, агросәнәгать көллиятенең Арча филиалы коллективлары бүген чистарту эшләренә кереште, – диде Камил Гомәров. – “Идарәче компания” ишегалды җыештыручылары күпфатирлы йортлар яннарында эшләде. “Жилкомбытсервис” ширкәте, “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы үз чиратында шактый күп хезмәт башкардылар.
“Газсервис”, “МСО” ширкәтләре дә өмәгә чык-кан иде. “Арча КСМ”ы ширкәте эшчеләре төзелеп килүче кунакханә тирәләрен чистарттылар. “Тайд–Фойл” ширкәтенең барлык кибетләре янында эш кайный иде. 10нчы балалар бакчасы коллективы да территориясендә кар таратты, чүпләрдән арындырды.
“Арча” спорт комплексы тирәсендә бик күп кеше эшләде. Алар бер генә өмәдән дә читтә калмый. Тирә–юнендә һәрвакыт чисталык була. Чистарталар, чәчәкләр утырталар, су сибәләр, чүп утыйлар... Җәен “Арча” спорт комплексы тирә–юне гөлбакчага, чәчәкләр патшалыгына әверелә.
Бу урында китапханәчеләр турында да әйтеп үтәсе килә. Алар да җомга көнне өмәгә чыктылар.
– Кызлар кар тараттылар, агач төпләрен себерделәр, территорияне чистарттылар, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Лилия Фазылова.
Китапханә кызлары кырмыскалар кебек, кышын көрәк тотып кар көрәргә чыга, җәен чәчәкләр үстерә, өмә турында сүз чыгу белән эшкә тотыналар.
Ветеринария берләшмәсе коллективы турында да шундый сүзләрне әйтергә була. Алар территориясендә әле кар бик күп. Өмә вакытында гына түгел, мондый көннәрдә дә кар таратырга чыгарга туры килә коллективка. Моннан тыш ел да Шәрык бистәсендәге паркны да чистартып тора алар.
– Иң борчыганы – шәһәрне әйләнеп үтүче юл кырыендагы полосалар. Аларны тиз арада чистартырга кирәк, – диде Камил Гомәров полосадагы чүп–чарга күрсәтеп.
Кар эрегән саен шәхси йортлар капка төпләре дә хуҗаларын “үзенә” чакыра башлый. Тирә–юнең чиста булса, үзеңә дә күңелле. Бу хакта йорт хуҗалары да онытмасын иде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА