Иминлек кагыйдәләрен үтибезме

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Иминлек кагыйдәләрен үтибезме

Үткән җомгада район янгын күзәтчелеге инспекторы Антон Сотов белән кеше күп йөри торган сәүдә объектларын карап чыктык. Соңыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин белән соңгы вакытта сәүдә биналарында килеп чыккан янгыннар турында сөйләштек.

– 2016 елның декабрендә Казанда колхоз базарында һәм 2017 елның мартында Чистайның үзәк универмагында янгыннар булды, – дип сөйләде Рөстәм Сафин. – Чистайда хәтта универмагта җәнлекләре белән күргәзмә–зоопаркка кадәр янды. Кызганыч, янгыннар булып тора.

2015 елның мартында Казанда “Адмирал” базарындагы фаҗигадән соң республиканың сәүдә объектларында планнан тыш тикшерүләр башланган иде. Безнең районда да күзәтчелек органнары белән прокуратура тикшерүләр алып барды. Тикшерүләрдән соң сәүдә объектларында янгын куркынычсызлыгы буенча күп нәрсә эшләнде. Ике катлы кием-салам базарында хәтта икенче катка күтәрелүче баскыч астындагы сәүдә ноктасына кадәр алдылар. Баскыч кырыйларын тимер сайдинглар белән эшләделәр. Эвакуация ишекләрен кием-салымнан арындырдылар. Ишекләрне киңәйттеләр. Базарлардагы павильоннарның пластик диварларын тимер сайдингларга алмаштырдылар һ.б. Ул вакытта янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре: “Кибет тоталар, ә кеше иминлеге турында уйлау юк”, – дигән иде.

– Россия Президентының кече һәм урта бизнесны тикшерүләр белән борчымаска, дигән фәрманы бар. Әмма профилактик күзәтүләрне оештырмый калып булмый, – ди Рөстәм Сафин. – Кеше күп йөри торган сәүдә объектларына күз-колак булып торырга кирәк. Янгыннарны булдырмый калырга иде.

Җомга көнге рейд та профилактик күзәтү иде. Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Антон Сотов кибетләрдә, базарларда керү-чыгу юлларын, эчтә халык йөри торган мәйданнарның иркенлеген, запас ишекнең ачык булуын, запас ишек аша урамга чыгу юлларын, янгын сүндерү җайланмаларының (огнетушитель) булу-булмавын карады. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очраклары ачыкланмады. Әмма базарларда кеше йөри торган юлга товар кую гадәте барыбер дә яши бирә. Азык-төлек һәм кием-салым базарларына кергәч, инспекторны күрүгә сәүдә итүчеләрнең ашыга-кабалана кеше йөри торган юлга куйган товарларын алуларын күрәсең. Сәүдә итүчеләрне дә аңлап була: аларның товарны тизрәк сатасы килә. Бу өйрәнелгән гадәт. Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үз тәртибе бар.

– Сәүдә нокталарындагы керү-чыгу юлларына, сатып алучылар йөри торган мәйданнарга товар куярга ярамый, – дип искәртә инспектор Антон Сотов. – Хәвеф-хәтәр булган очракта тиз генә бинадан чыгып китү өчен каршылыклар булырга тиеш түгел.

Инспектор “Шаром-Даром” кибетендәге запас ишектә эленеп торучы ачкычка да игътибар итте. Бикле ишекне ачкач:

– Запас ишек ачык булырга тиеш, – дип аңлатты. – Эшкә килүгә ачып, ачкычын билгеле бер урынга куярга кирәк. Ишектә ачкыч тору хәтәр, берәрсе яки бала-чага алып китүе бар. Һәр сәүдә объектында кибет эчендәге запас ишекнең өстенә язылып куелсын.

Бер карасаң, вак нәрсәләр кебек. Әмма фаҗига вак- лыклардан килеп чыгарга мөмкин. Һәркайсыбызга хәвеф-хәтәрсез, исән-имин яшәргә язсын.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International