Арчалар ут күршеләрне җыйды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Арчалар ут күршеләрне җыйды

Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуы булды. Быел ул “Арча ут күршеләрне җыя” дигән исем астында үтте.

Арчаларга гына хас булган аерым бер зур кунакчыллык буенча чарага килүчеләрне ипи–тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Алай гына әйтү дөрес тә булмас, чөнки быел кунакларны каршы алу тантанасына районыбызда яшәүче өч милләт вәкилләре – татарлар, руслар һәм марилар милли киемнәрдән һәм милли ризыклары белән килгән иде. Фойеда шулай ук татар моңыннан тыш, рус һәм мари җырлары яңгырады.

Икенче катта казанлыларны (Арчадан да бик күп тамашачы килгән иде) Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары ” вокаль ансамбле каршы алды. Милли бизәкләр төшерелгән җете ал күлмәкләрдән чыккан җырчыларны, аларның чыгышларын тамашачы бик яратты. Концерт башланырга соңгы минутларга кадәр залга үтмичә тамаша кылдылар, аларга кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Араларында безнең районнан киткәннәр генә түгел, бөтенләй Арча белән катнашы булмаганнар да күп.

– Арчада бер ансамбльдә Фәридә исемле ханым җырлый, шуны күрмәмме дип килдем, – диде Рәхилә ханым.

– Әби–бабай Арчадан минем. Алар күптән вафатлар. Үзем Казанда үстем. Бер дә кайтканым юк, әмма үз илем кебек сагынам, – диде Сәрия апа.

– Иремнең әтисе Югары Масрадан. Сөннәтче бабай булган. Арча станциясендә энесе Наил яши. Арчалар катнашкан чараның берсен дә калдырган юк, – диделәр Оркыя һәм Рәдис Йосыповлар.

Концертның үзенә килгәндә, милли туй мәҗлесе рәвешендә үткән сәхнәләштерелгән тамаша булды ул. Ике көн рәттән барды. Беренче көнне кияү кыз алырга килсә, икенче көнне килен төшерделәр, ягъни мәҗлес кияү өендә барды.

Якташларын сәламләргә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

– Өченче ел рәттән бу очрашуны көтеп алабыз, яратабыз. Бер очрашу–үзе бер гомер, диләр. Фикерләрегезне ишетү, аннан шуларны тормышка ашыру безгә дәрт өсти. Үзем эшли башлаганнан бирле ике ел ярым эчендә икенче мәктәп сафка басып килә, узган ел дүрт балалар бакчасы төзелсә, быел тагын икене салабыз. Мәдәният йортлары, ФАПлар, йортлар төзедек, авылларга асфальт юллар җәйдек. Иң зур авыл хуҗалыгы районы буларак, дәүләт икмәгенә керткән өлешебез дә зур. Киләчәктә дә сезнең белән аралашып, дус булып яшәргә язсын, – диде ул.

– Казанда яшәүче якташларыбыз да Тукайның йөзенә кызыллык китермичә, тырышып эшли, – диде “Арча якташлыгы” җәмгыяте рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов. – Быел Президентыбыз якташлыкларга грант бирү Указын чыгарды. Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйть Шакиров тәкъдиме буенча барлык якташлыкларның координацион советы төзелде.

Бу көнге концертта арчалар – талантлы үзешчәннәребез искиткеч матур чыгыш ясады, көчле алкышлар яулады. Алар өчен танылган якташларыбыз белән беррәттән шундый дәрәҗәле урында сәхнәгә чыгу үзе горурлык. Анда Арча ягында туып–үскән халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров һәм башкалар катнашты. Кияү белән кәләшне котларга башка төбәкләрдән дә – Башкортстаннан Ришат Шәйхетдинов, Балык Бистәсеннән Венера Шәмиева, Мамадыштан Зөлфия Минһаҗева, Сабадан Айгөл Бариева, Чирмешәннән Искәндәр Биктаһиров һәм башка бик күп җырчылар килгән иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International