“Арчабаш” – гаилә бәхетенә юлдаш
Арча шәһәре белән янәшә “Арчабаш” дип аталган бистә төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге кунагыбыз – “Арчабаш” ширкәте директоры Миннекәев Алмаз Габдуллаҗан улы. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Яңа бистә кайда төзеләчәк?
– Әлеге территория Иске Кырлай авыл җирлегенең Түбән Мәтәскә авылына карый. Ул Күпербаш юлының сул ягында булачак. Түбән Мәтәскә авылы белән яңа бистәнең шактый ара белән аерылып торуы магистраль газүткәргеч һәм аның саклык зонасы булуга бәйле.
– Әлеге газүткәргечнең халыкны хафага салганы бар иде. Иминлек мәсьәләсе ничек тора?
– Бистәнең проектын эшләгәндә Шәмәрдән һәм Константинов магистраль газүткәргеч идарәләреннән, “Сабагаз” эксплуатация идарәсеннән иминлек шартлары үтәлүе турында җаваплар алдык.
– Нинди бистә булачак инде ул?
– Безнең төп максат – хәзерге заман кешесенең барлык ихтыяҗлары исәпкә алынган шәһәр яны бистәсе төзү. Бистә бит Арча шәһәреннән Күпербаш юлы белән генә аерыла. Бистә проектын эшләгәндә социаль һәм инженер инфраструктурасына аеруча игътибар бирелде. Бистәдә 120 урынлы балалар бакчасы, 80 урынлы башлангыч мәктәп, спорт, сәүдә һәм фитнес үзәкләре, фельдшер–акушерлык пункты һәм парклар проектланган. Әлеге социаль объектлар уңайлы яшәү өчен бөтен шартларны тудырачак.
Бистә территориясендә 300дән артык кишәрлек формалаштырылды. Әлеге кишәрлекләрдә шәхси йортлар төзеләчәк, йорт яны кишәрлекләре дә булу бәхетле гаилә тормышы алып бару өчен мөмкинлекләр тудырачак. Кишәрлекләр 7,5 сотыйдан башлана һәм 20 сотыйга кадәр җитәргә мөмкин.
– Бер сотый җир күпме тора?
– Бер сотыйның бәясе 50 мең сум, әгәр ике яки күбрәк кишәрлек алынса без ташламалар да тәкъдим итәбез.
– Газ, электр һәм су белән тәэмин итү кайчанга планлаштырыла?
– 2017 елда беренче чиратта Яңа һәм Арчабаш урамнарына электр һәм газ үткәреләчәк. Су белән тәэмин итү проект- лау хәлендә. Урамнарның киңлеге 25 метрдан ким булмау барлык коммуникацияләрне проблемасыз салырга мөмкинлек бирәчәк.
– Юллар кайчан булачак?
– Быел шулай ук Яңа һәм Арчабаш урамнарына вак таш салу планлаштырыла.
Бистәнең “Арчабаш” ширкәте дип аталган оештыру звеносы бар. Ул бистәнең көнкүреш һәм техник инфраструктурасы проблемаларын хәл итә.
– Тәкъдим ителгән участокларның барлыгы турында кайдан белергә була һәм аларны сатып алу өчен нишләргә кирәк?
– Сатып алырга теләк белдерелгән, сатылачак һәм инде сатылган җир участоклары турында мәгълүмат безнең сайтка урнаштырылган. Җавап шалтыратуына заявка да бирергә мөмкин. Шулай ук сату офисына килергә яки телефоннарына шалтыратырга була. Өстәмә уңайлык өчен җирне берничә айга үзеңә беркетеп тору механизмы да каралган. “Арчабаш” ширкәте белән ПАО “Сбербанк России” арасында ипотека кредиты өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелгән. Кредитны хуп-лау өчен сатып алучыга банкка мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, аның өчен бу эшне “Арчабаш” ширкәте башкара*. Шулай ук без ипотекага участок алу өчен тиешле документларны туплауда да ярдәм итәбез.
*Кредит ПАО “Сбербанк России” тарафыннан бирелә.
Редакциядән:
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, үз нигезләрен булдырырга теләүчеләр өчен “Арчабаш” бистәсе төзелүе шатлыклы хәбәр. Чөнки мөмкинлек тудырылганда үз йортың белән яшәүгә ни җитә. Аның уңайлыклары, рәхәте турында бүгенге көндә шәхси хуҗалыклары белән яшәүчеләр яхшы аңлый. Беренчедән, күршеләр юк. Өстә дә сикермиләр, янда да тавышланмыйлар, кычкырып көлә башласаң, стенага да шакымыйлар. Үзеңчә рәхәтләнеп йөрисең, эшлисең, яшисең, иркен, тыныч. Син дә күршеләрне борчымыйсың, алар да синең ачуыңны китерми. Икенчедән, киенгәнеңне, чишенгәнеңне күршеләр күрү куркынычы да юк. Югыйсә, шәһәр йортларында нәкъ аквариумдагы кебек, бар нәрсә күз алдында. Аннан өстәгеләр гаебе белән фатирыңны су басу яки синең хатаң нәтиҗәсендә астагы каттагыларга зыян килү куркынычы да юк. Әмма бу күршеләр белән аралашмыйсың дигән сүз түгел. Тора–бара алар синең иң якын кешеләреңә әвереләчәк.
Аннан саф һава үзе генә дә ни тора. Ишекне ачасың – һәм син урамда. Кышын чаңгыда чыгып кит, җәен табигатькә. Эштән кайткач, ял көннәрендә бакчада эшләве үзе генә дә ни тора. Хезмәтеңнең җимешләре күренә, бакчаңнан алып кереп яшелчә, җиләк–җимеш ашый, акчага экономия ясала башлагач, аның рәхәтен генә түгел, файдасын да бик яхшы тоясың. Кош–кортын, терлеген дә асрасаң, ите, сөте, йомыркасы, балы, мае үзеңнеке булса, рәхәтен тагын да ныграк тоясың. Балалар өчен дә борчыласы юк. Саф һавада, иркендә уйнап, әти–әниләренә булышып, кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып, сау–сәламәт булып үсәләр. Кыскасы, үз йортыңда эшлисең, ял итәсең, укыйсың, балалар тәрбиялисең – үзең өчен яшисең.
Ильяс Фәттахов