“Планнар – тагын да яшәргә”
12 апрельдә Арчада яшәүче Солтания Хәмитова да 90 яшьлегенә аяк басты. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина килде.
Солтания апа Ульяновск өлкәсендә өч балалы гаиләдә туып–үсә. Яшүсмер кыз сугыш башланган елны хезмәт юлын иң авыр өлкәләрдән – торф чыгару предприятиесеннән башлый. Ләкин авыр хезмәт, ачлы-тук-лы эшләү кызны яңадан туган авылына кайтып колхозда эшләргә мәҗбүр итә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.
Ике ир балага гомер биргән анага балаларын ялгыз гына аякка бастырырга туры килә. Тик язмышның ачы сынавын да күрергә язган икән –18 яшьлек кече улы авырып дөньядан китеп бара. Өлкәне Гомәр гаиләсе белән 1974 елда Арчага урнаша. 2003 елда ул әнисен дә яшәргә үзләренә алып килә. Хәзер Солтания апа Арча әбие булып, балаларына рәхмәт укып, хәер–догада гомер итә.
Яшь чагында кырыс та, таләпчән дә, шул ук вакытта тормыш авырлыкларын уен-көлке белән дә үткәрә белгән Солтания апа бүген дә картлыкка бирешергә исәпләми, уенын-чынын бергә кушып, “Планнар – тагын да яшәргә. Яшәгән саен дога кылына, игелек була, мине карап–тәрбияләп торган балаларга савап языла”, – ди ул.
Розалия Зиннәтова