Кунаклар кабул итте
Минсөгъдә Сабированы юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, вакытлыча район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Резидә Галиуллина белән күрештерде.
Минсөгъдә апа Югары Масрада дөньяга килә. 4 сыйныф тәмамлагач, 14 яше тулыр-тулмас колхозда эшли башлый. Сугыш вакытында ирләр белән янәшә урман кисә, окоп казый. Ире Шакирҗан абый белән өч бала үстерә алар. Ни кызганыч, кызы Гөлсинә авырып, дөньядан вакытсыз китеп бара. Бүген Минсөгъдә апа улы Шамил белән Казиледә гомер итә.