Юбилярлар
Яз айлары районыбызда өлкән яшьтәгеләрнең юбилей бәйрәмнәре күп булуы белән дә күңелле. 10 апрель көнне берьюлы ике юбилей булды: Кәчедән Галия апага һәм Казиледән Минсөгъдә апага 90 яшь тулды. Галия Бариеваны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.
Питрәч районында туып–үсә Галия апа. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән кызга барысы да эләгә: урманын да кисә, симәнә ашлыгына Балык Бистәсенә кадәр барган чаклары була. Сугыштан соң ул туган авылында фермада эшли. 1953 елда Кәчегә килен булып төшә ул – фронт юлларын узган Нурислам атлы егет белән яңа тормыш башлыйлар. Быел вафатына 10 ел тулган ирен сагынып бик еш балалары белән искә төшереп сөйләшә Галия апа.
4 балага гомер бирә алар, тик берсе озак яши генә алмый: 16 яшендә фаҗигале төстә дөньядан китә. Бүгенге көндә өч баласының, 7 оныгының, 6 оныкчыгының тормышларына куанып, аларга хәер-догада булып гомер итә әби.