Тормышны яратыгыз
Шушы көннәрдә Арчада “Тормыш – бәһасез бүләк” дигән акция үткәрелде.
Анда Арчаның беренче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары катнашты. Максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсыз йөрүләрен пропагандалау, юл һәлакәтләрен булдырмый калу, экология турында белем системасын формалаштыру, тирә–юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәр кешенең катнашы барлыгын белдерү.
Яшь юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары машиналарны туктатып, шоферлар белән куркынычсызлык каешы, балаларны йөртү өчен махсус җайланма, караңгы вакытта яктылык кайтаручы махсус җайланма куллану турында әңгәмә алып бардылар. 2017 ел Экология елы буларак, укучылар “Светофорчик” дигән газета чыгарганнар, анда экологиягә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргәннәр. Бу көнне җәяүлеләр һәм шоферларга да әлеге газетаны һәм яктылык кайтаручы смайликлар өләштеләр.
Чарада ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш һәм башкалар катнашты.