Бергәләп көрәшсәк кенә
12 апрельдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссия утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта район башлыгы урынбасары, хокук саклау органнарының территория бүлекчәләре, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, массакүләм матбугат чаралары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Ел башында Арча муниципаль районында коррупция белән эшләрнең ничек торуы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу уздырылган иде. Аның нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча ярдәмчесе Роберт Гарипов чыгыш ясады. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә катнашучылар районда коррупциягә каршы тору буенча эшне нәтиҗәлерәк итү юлларын тәкъдим иттеләр.
Икенче көн тәртибендә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма власте, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге мониторингы нәтиҗәләре игълан ителде. Арча муниципаль районының күрсәткечләре начар түгел.
Утырышта шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны башкаручы кешеләр, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар бирүнең барышы тикшерелде. Әлеге кампания тәмамланырга ике атна вакыт бар, тиешле кешеләрнең 80 проценты мәгълүматларны тапшырган инде.
Коррупция бүгенге көндә бөтен тормышыбызның сизелерлек проблемасына әверелде. Ул зур зыян сала, илнең үсешен тоткарлый, димәк, барыбызның да тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясый. Дәүләт нинди генә чаралар күрергә тырышса да, җәмәгатьчелек катнашыннан башка коррупциягә каршы көрәшү мөмкин түгел.
Әйдәгез, бу мәсьәләдә активлыкны арттырыйк. Үзегезгә билгеле булган коррупция фактлары турында түбәндәге номерлар белән хәбәр итегез. Аноним ышаныч телефоны: (843) 231–45–45; Арча прокуратурасы: (84366) 3–16–80; район эчке эшләр бүлегенең дежур хезмәте: (84366) 3–12–02; Арча районара тикшерү бүлеге: (843) 221–74–58; “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе: 3–11–58; Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе: (84366) 3–25–33; электрон почта: Robert.Raisovet@tatar.ru; аноним почта: open_arsk@mail.ru “В контакте”дагы”Открытый Арск” социаль челтәрендәге төркем: http://vk.com/open_arsk.