Милләтне ничек сакларга

2017 елның 14 апреле, җомга

Милләтне ничек сакларга

Язучы, галим Нәкый Исәнбәттән: “Татар халкы гасырлар буе милләтен ничек саклап кала алган?” – дип сорагач, ул: “Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды”, – дигән.

Бу сүзләрне Разил Вәлиев Арча педагогика көллиятендә булып үткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышында искә төшерде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышын аның рәисе Разил Вәлиев алып барды. Утырышта Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Депутатлар иртәдән Арча җирендә иде. Алар “Казан арты” тарих–этнография музеенда булдылар, Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” музеен, осталык дәресләрен карадылар. “Элек татар халкын надан булган диләр, надан булмаган ул, аның рус телен белмәве наданлыкка кергән”, – диде Разил Вәлиев.

 Мәгариф системасында иң төп мәсьәләләрнең берсе – милли мәктәпләрне саклау һәм арттыру. Ә аларның бүгенге хәле алга таба да шулай дәвам итсә, милләтнең киләчәген уңышлы, дип әйтеп булмый. Күчмә утырышның “Профессионал белем бирү системасында педагоглар әзерләү турында”гы тема буенча үткәрелүе нәкъ менә шул милләтебезне сак-лап калу, милли мәгарифне үстерү максатыннан иде. Милләтнең киләчәге – татарның лаеклы улларын һәм кызларын белемле укытучылар әзерли. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов профессионал педагоглар әзерләү буенча доклад белән чыкты.

– Мәсьәлә бик мөһим, – дип сөйләде министр. – Иң күп мәгърифәтчеләр, язучылар биргән Арчада да татар телен югалта барабыз. Арча кире үз урынына кайтыр, дип уйлыйм.

Хәтерегездәдер, 2016 елда укытучылар да имтихан тапшырды.

– 2016 елда үткәрелгән апробация укытучылар арасында фәнне белү һәм укыту методикасы буенча аерым проблемаларны ачты, – дип сөйләде министр. – Россия күләмендә укытучыларның 24 проценты математикадан шактый гади мисалны да чишә алмады, рус теле укытучыларының 37 процентыннан күбрәге гадәти хаталар җибәрде.

Министрны диплом алган белгечләрнең ирекле рәвештә сертификациягә имтихан тапшырырга атлыгып тормаулары, яшь педагогларның авылларга эшкә бик кайтмавы һәм үз һөнәрләре буенча эшләмәү мәсьәләләре дә борчый иде. Энгель Фәттахов мәктәп-
ләрдә татар телендә укытучы кадрларны әзерләүгә киңрәк тукталды. Арча педагогика көллиятенең милли кадрлар әзерләү буенча уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Артур Абдулҗанов, Ринат Закиров, республиканың министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Бер сөйләшүдә республикада “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә грант откан, укучылары республика, Россия, халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган Ашытбаш мәктәбе укытучысы Миләүшә Әүхәдиева: “Республикада татар теленә ихтыяҗ тумый торып, милли телне үстереп булмаячак”,– дигән иде. Авыл укытучысы аны, кем кайда гына хезмәт итсә дә, ике телне дә яхшы белүдә күрә. Дәүләт имтиханнарын ана телендә тапшыру, һөнәр алу йортларында татар телендә белем алу мөмкинлеге тудырылса, эш урынында татар телен яхшы белү һәм ана телендә аралашу таләбе куелса – болар бар да телебезне саклап калуда зур казаныш булыр иде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International