Көтәргә вакыт юк

2017 елның 14 апреле, җомга

Көтәргә вакыт юк

12 апрельдә язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үткәрү буенча район штабының утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Госсорткомиссия” федераль учреждениесе филиалы җитәкчесе Виталий Новичков катнашты.

Мондый җыелулар эш башланыр алдыннан һәр елны була. Әмма быелгысы катнашучылар күбрәк булуы белән үзенчәлекле. Яңа елдан элекке “Вамин” хуҗалыклары таркалып, алар урынында яңа ширкәтләр, крестьян–фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Ачы тәҗрибә эре хуҗалыкларның киләчәге булмавын күрсәтте.

– Бу хуҗалыкларга катлаулы, авыр мирас калды, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Аларга кыска срокта әзерләнеп бетәргә кирәк, чөнки кыр эшләре башланды, дияргә була инде.

Һәр хуҗалык җитәкчесе кыр эшләренә әзерлек буенча хисап тотты. Бәхеткә, “5”ле билгесе куярлык хуҗалыклар шактый. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Язгы чәчүне 10 көндә төгәлләргә исәплибез”, – ди. Техникасы да, кешеләре дә әзер. Ашлама көздән туплап куелган, орлыклар сыйфатлы.

“Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов хисап тотканда белгечләрен дә алып чыкты. Мондый җыелышларда кайберәүләр арткы рәтләргә посарга тырыша. Ә менә “Ватан”ның җитәкчесе дә, белгечләре дә һәр сорауга төпле җавап бирергә әзер. Чөнки эшләре тәртиптә, бар да көйле. Менә ничә еллардан бирле “картайган” күпьеллык үлән җирләрен бетерү турында сүз алып барыла. Бу басулардан печән дә алып булмый, культуралы үләне дә калмаган инде аларның. Нәкъ менә шушы хуҗалыклар бүген печәнсез утыра. “Ватан” ширкәтендә күпьеллык үләннәрне яңартып торалар, шуңа корылыклы елларда да печәнсез калганнары булмады. Игенчелектә дә технология югары, фәнни нигезләнгән чәчү әйләнеше саклана.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Северный” ширкәтләре дә һәр елны үрнәк булырлык итеп әзерләнәләр, кыр эшләрен әйбәт срокларда башкарып чыгалар.

– Безнең хуҗалык кыр эшләренә тулысынча әзер, – ди “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. – Сөрүлек җирләренең гектарына 91 килограмм исәбеннән минераль ашлама әзерләп куйдык. Чәчүне 8–10 көндә төгәлләргә исәплибез. Эш ике сменада оештырылачак.

Районда соңгы елларда уңай яктан телгә алынучы, тыйнак кына эшләп яткан “Венета” ширкәте турында да әйтеп үтәсе килә. Әйбәт технология белән эшлиләр бу хуҗалыкта. Басуларында чүп әсәре күрмәссең, мондый технология күргән басулар түгел алар. Җитәкчесе әйтүенчә, быел да бар да әзер, пар җире дә кала, орлыкка кукуруз, рапс игәләр.
Уңышлары да әйбәт.

Башта ук әйтелгәнчә, яңа оешкан хуҗалыкларга кыенга туры киләчәк. “Кишет” ширкәтендә техниканың 60 проценты гына әзер. Орлыклар тулысынча – “массовый”, ягъни фураж ашлыгыннан аз гына өстен. Яңа хуҗалар сыйфатлы орлык чәчәргә исәпли, запас частьлар кайта башлаган.

Яңа оешкан Р.Закирҗанов крестьян–фермер хуҗалыгында (элекке “Таң” бүлекчәсе) хәл бераз уңайрак – техниканың әзерлеге – 70 процент. Басуларның көздән эшкәртелми калуы хәлне тагын да катлауландыра. “Кешеләребез булуы куандыра, – ди җитәкче. – Ике смена эшләргә дә була”.

Яңа оешкан хуҗалыклар җитәкчеләренең һәркайсы кая килгәнен белеп килгән. Һәммәсенең эшне яхшырту юнәлешендә планнары, исәп–хисаплары бар. Иң мөһиме – билгесезлек артта калгандыр дип ышанасы килә.

– Белгечләр быелгы елны иң уңайлы елларның берсе булачак дип фаразлый, – диде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкиле Виталий Новичков. – Кар калын булгач уҗымнар ничек чыгар дигән шик бар иде, һава торышы бик уңай торды, алар әйбәт хәлдә чыкты. Хәзер язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөһим. Күргәнебезчә, район хуҗалыкларының әзерлеге нык аерыла, әмма һәр хуҗалык куелган максатны үтәп чыгар, дигән өмет бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International