Сандугачлар китми бездән
Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” Арча халык театры Илгиз Зәйнинең “Бабайлар чуагы” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Китмә, сандугач” спектаклен (режиссерлары Рафис Сәлахетдинов һәм Харис Сафин) сәхнәгә куйды.
Өлкәннәр өчен үзе гомер иткән нигезеннән, фатирыннан да йөрәккә якын урын юк. Чөнки якында аның аралашып гомер иткән иптәшләре, якын күршеләре, дуслары, туганнары. Тормышы мактанырлык булмаса да, ялгызлыктан иза чиксә дә, балалары өзгәләнеп үзләренә чакырып торса да, ул аннан китмәс өчен җаны–тәне белән каршы тора. Бу һәрберебезнең күз алдындагы табигый күренеш.
Әлеге әсәрдә дә автор шушы проблеманы күтәрә. Сәнгать дөньясында яшәгән, эшләгән тормышка гашыйк, бераз хыя-
лыйрак та Хәлимә ханымны (бу рольне бик матур итеп театрыбызның өлкән артисткасы Резеда Гарифуллина башкарды) кызы Жизель (шулай ук стажлы артистка Резеда Галиуллина героинясын культуралы, тыйнак, акыллы, сабыр ханым итеп күрсәтте) үзе янына Владивостокка алып китәргә дип кайткан.
Аны аңларга була, авырып та торган кадерле әнисен тәрбиялисе килә. Әмма Хәлимә ханым өчен бу чын трагедиягә әверелә. Аңа гынамы... Көн дә очрашып, аралашып яшәгән дуслары Фуат (Илдус Хәбибуллин), Әнәс (Харис Сафин), Җәүдәт (Ленар Заһидуллин), Әнсәрне (Динар Бариев) бу хәбәр зур хәсрәткә сала. Бергәләп аны алып калу юлларын эзли башлыйлар. Хәтта һәрберсе 70 яшьтә булуларын да онытып, Хәлимә ханымга үзләренә кияүгә чыгуын сорап, тәкъдим дә ясыйлар. Хат ташучы Әнәс мәсьәләне кабыргасы белән куя, пас- портыңны бир дә, кул куйдыртып кайтам, һәм без ир белән хатын, ди. Җырчы Фуат үзе белән музыкантларны да ияртеп, тәрәзә каршында серенада башкара. Хәтерсез Җәүдәт мәхәббәтен аңлатып тулы бер хикәя язып керә, кызу канлы Әнсәр тиз арада бу мәсьәләгә нокта куярга тырыша.
Озак еллар сәхнәдән төшмәгән тәҗрибәле, тамашачы күңелен дә күптән яуларга өлгергән Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, коллективка әле күптән түгел килеп керсә дә үзен яраттыра алган Ленар Заһидуллин, беренче ролен башкаручы Динар Бариев үз рольләрен шундый оста башкардылар, халык рәхәтләнеп көлде дә, кул да чапты, ял да итте.
Яшь артистлар Рөстәм Закирҗанов (Ален) белән Алсу Сәләхиеваны да (Алия) тамашачы ошатты. Алар әлеге геройларга капма–каршы образлар. Яшьләр. Фикерләүләре дә, үз–үзләрен тотыш- лары да икенче. Өлкәннәр үз дөньяларында кайный. Ә Алсу бик яшь булуына карамастан, олыларча, хәтта философик фикер йөртә. Салкын акыл белән эш итә дисәк тә ялгыш булмас. Ә аның яшьтәше Ален әле балалыктан чыгып җитәргә өлгермәгән. Артистлар үз геройларын менә шундый итеп күрсәттеләр. Әмма әле шытып кына килгән мәхәббәт хисе аларны бөтенләй үзгәртте, Аленны да җитдиләндерде. Ален кыю адым ясап, өлкәннәр моңарчы юл таба алмаган мәсьәләгә нокта куйды. Хәлимә ханым туган нигезендә калды.
Тамашачы спектакльне бик яратты. Премьераны район башлыгы Илшат Нуриев та карады һәм артистлар чыгышына уңай бәя бирде.
Гөлсинә Зәкиева