Халыкара конкурслар лауреатлары И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары концерты

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара конкурслар лауреатлары И.В.Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары (халык бүлеге укытучысы Нәзир Рәшит улы    Фәхретдиновның элекке укучылары) концерты булды. Хәкимов Инсаф, Нигъмәтҗанов Рүзәл һәм Евгений Соковиков оста итеп баянда уйнаулары белән тыңлаучылар күңелендә онытылмаслык эз калдырдылар.
Уку эшләре буенча директор урынбасары Дәүләтшина Н.Э. талантлы балаларга шундый матур концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышларга ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International