Барысы да-мөһим

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Барысы да-мөһим

15 апрельдә “Северный” ширкәте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар катнашты.

Семинарда катнашучылар алдында “Северный” ширкәте тракторларына техник карау үткәрелде. Аннан соң Носы ындыр табагында орлыкларны әзерләү, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгыннарны булдырмау чаралары турында сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International