Кукмара районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне Кукмараның “Зилант” спорт мәктәбендә 2003-2004 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында Кукмара районы беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Ярышларда Кукмара районы мәктәпләре командалары, Теләче һәм Арча районының “Арча” спорт мәктәбе командалары катнашты. Егетләр арасында тренер Ахметов Тәлгать Хабибрахманович командасы (Яңа Кенәр мәктәбе укучылары) 1 нче урынны, ә тренер Сафин Рәшит Исмагилович командасы (Казанбаш мәктәбе) 2 нче урынны алды. Кызлар арасында Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренер Ахметова Г.А.) 3 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International