15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге - фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты булып төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау тора иде. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов оештырган татар гөсләчеләре ансамбле бәйгедә тәүге чыгышлары белән катнашты – укытучылар Зимфира Хәсәнова, Айгөл Гарифуллина, Айсылу Мортазина борынгы халык уен коралы гөсләдә уйнады. "Аутентик башкару" номинациясендә ансамбль III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.