Гасырдан артык без синсез...
15 апрель көне иртәдән болытлы, тымызык яңгыры белән күңелләргә авыр тойгылар алып керде. Юкка түгел икән, бу көнне нәкъ 104 ел элек Габдулла Тукаебыз дөньяны мәңгелеккә калдырып киткән.
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеенда бөек шагыйребезне искә алып аның рухына бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәленә венок куелды. Музей директоры Дамир Абдуллин әйтмешли, Тукайны юксынып табигать тә елый...
Килгән кунакларга, мәктәп укучыларына музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанова шагыйрьнең соңгы көннәре турында сөйли: “Әйдәгез, без 1913 елның 14-15 апрель төненә әйләнеп кайтыйк та, Клячкин хастаханәсендәге Тукайны күзаллыйк әле. Шагыйрьне дәвалаучы табиб дусларына әйтә: “Мөмкин булса сез аны ялгыз калдырмагызчы...” Дөньядан киткәндә ул ялгыз булмый. 27 яшьлек егетнең үлем белән тартышканын үләренә бер сәгать кала янына кергән Әхмәтгәрәй Хәсәни истәлекләрендә язып калдыра: “Шәфкать туташы аңа ике аспирин салынган су тулы стакан алып керде. Тукай ул суны бер йотымда ук эчеп бетерде...” 8 тулып 15 минутта шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Без гасырдан артык Тукайсыз яшибез, ләкин аның рухы безнең күңелләрдә”. Нурия Гыйлемхан кызы авызыннан Габдулла Тукай турындагы истәлекләрне бирегә килгән дөньяның кайсы почмакларында яшәүчеләр генә тыңламагандыр! Без – райондашлары да һәр барган саен шагыйрь турында берәр яңа истәлек-хатирә ишетеп кайтабыз аңардан. “Һәрвакыт эзләнүдә без, Тукай турында яңалык юк микән дип кызыксынып кына торабыз”, — ди Нурия апа.
Көне матур булмаса да, шагыйрьнең рухы шат булгандыр, һәр кунак аның турындагы чыгышын рухына дога булып ирешсен дип башлады. Бу көнне музей экспонатлары тагын шактыйга артты: «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте вәкилләре музейга генераль директор, шушы авыл мәктәбен тәмамлаган Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән әзерләнгән бүләкләрне тапшырды. Бүләкләр — Тукайның төрле елларда, төрле нәшриятларда басылган 51 данә китабы һәм шагыйрьнең Нәҗип Нәккаш тарафыннан ясалган туграсы. Әлеге “Иман белән Коръән тулгач күңелемә” дип аталучы шамаилдә Тукайның ирекле стильдәге туграсы сүрәтләнгән. Уртадагы кызыл лалә чәчәге – Тукайның милләте өчен борчылуы. Тугра тирәли Коръән аятьләре һәм Тукайның догаларга атап язылган шигырьләре урнаштырылган. Бу хакта “Таттелеком” вәкиле Рөстәм Гомәров аңлатты. Өстәп тагын шундый мәгълүматлар да ирештерде: “1910 елның 15 апрелендә Тукай Казанның Шәрык клубында татар мәдәниятенә багышланган лекциясе белән татар халкының алдынгы карашлы кешеләре каршында чыгыш ясый. Тагын өч елдан ул мәңгелеккә китеп бара. Үзеннән калган акча белән бер ятим баланы тәрбияләргә васыять итеп калдыра. Балалар язучысы Шәүкәт Галиев бу хакта мондый фикер әйтте: “Ул үзеннән мирас итеп шигърият дигән гүзәл дөнья калдырды. Шул дөньяда меңнән артык бала тәрбияләнеп үсә”.
Бу сүзләргә дәлил — килгән кунакларга Яңа Кырлай мәктәбе укучылары шигырь бәйрәме әзерләгән: Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарып, шагыйрьнең шигырьләрен тамашачыга бүләк иттеләр.
Ә бүген музейга бүләк ителгән китапханәгә килгәндә, аңа үзләрендә сакланган бөек шагыйребез тарафыннан язылган китапларны теләгән һәркем бүләк итә ала.
Розалия Зиннәтова