Эшсез калу – авыр хәл

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Эшсез калу – авыр хәл

Штатлар кыскартылу сәбәпле эштән чыгарылу, эшсезлек хәзер еш очрый торган күренешләр. Ә эш югалту ул – авыр хәлдә калу дигән сүз. Бүгенге көндә безнең районда бу юнәлештә хәлләр ничек? Берничә сорау белән без мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамовага мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, эшсезлек җиңел әйбер түгел. Безгә шундый авыр хәлдә калган кешеләр килә. Быелның беренче кварталында 516 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 311е төрле белешмәләр, документлар кирәк булып, 205е – эш эзләп. Араларында хатын–кызлар, яшьләр күп. 264 кешегә һөнәри юнәлеш буенча хезмәт күрсәтелде. Безгә эшкә урнаштыруны сорап килгән 205 кешенең 109ына хезмәт урыны табылды. 168 кеше эшсезлек буенча пособие ала. Ел башыннан өч айда гына да барлыгы 1 млн. 537 мең сум акча түләнде.

– Һөнәрләре булмаган яки хезмәт урынын алыштырырга теләүчеләр белән ни эшлисез?

– Укырга җибәрәбез. Казанда укыту–методик үзәктә яки үзебездә гуманитар–техник техникумда укытабыз. Хәзерге вакытта 14 кеше электрон–исәпләү машиналары операторы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, пешекче, чәчтараш, газ котельные операторы һөнәрләрен үзләштерә. Безнең үзәк уку чорында стипендия түли.

– Сезнең оешма тагын нинди эшләр башкара?

– Үзәк белгечләре төрле пландагы хезмәт башкара. Максатлары бер – кешеләргә яхшы хезмәт урыны, эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табу. Шуны күздә тотып үзәктә Арча районындагы предприятие һәм оешмаларның вакантлы урыннары электрон базасы алып барыла. “Россиядә эш” (“Работа в Росии”) порталына (trudvsem.ru) шулай ук вакансияләр турында мәгълүматлар керә.

Эш табуда авырлыклар кичергән гражданнарның эшсез йөрү вакытларын кыскарту максатында, үзәк тарафыннан вакытлыча һәм җәмәгать эшләре оештырыла. Аларда 30 кеше катнашты инде.

Шулай ук без предприятие һәм оешмаларда хезмәт хакы буенча әҗәтләрне, хезмәтне саклауның торышын да тикшерәбез.

– Пенсия яшенә аз гына калган килеш эштән кыскартылган очракта нишлисез? Андыйларны эш бирүчеләрнең бик аласы килми бит?

– Пенсия яшенә җитмәгән килеш эштән кыскартылган очракта да ирләргә – 58, хатын–кызларга 53 яшьтән пенсия рәсмиләштерәбез. Быел бер кешегә документлар эшләнде.

– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бар. Аларга да хезмәт урыны табу җайлы түгел. Эш эзләп сезгә мөрәҗәгать итә алалармы?

– Мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эш оештыруга аеруча игътибар бирәбез. Дәүләт программасы кысаларында эш бирүченең күп балалы ата–аналар, эш белән мәшгуль булмаган инвалидлар өчен махсус хезмәт урыннары булдыруга киткән чыгымнарын кайтарабыз. Хезмәт урынын яраклаштырып эшләү өчен кирәк булган махсус җиһазны алу, монтажлау яки кую өчен киткән чыгымнар да кайтарылырга тиеш.

– Җәй якынлаша. Балаларның да бераз акча эшләп аласы килә. Аларга быел да мондый мөмкинлек тудырылырмы?

– Мәшгульлек үзәге ел да балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыра. Быел 370 балага хезмәт урыны булдыруны планлаштырабыз.

 

Безнең хезмәткә кагылышлы сораулар туса, үзәккә килегез. Шалтыратыгыз. Телефоннарыбыз: 3–29–33, 3–17–33.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International