Иминлек сагында

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Иминлек сагында

Район Советының законнарны үтәү, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Утырышта райондагы миграция сәясәте, үзара милли мохит, дини мөнәсәбәтләр мәсьәләләре каралды.

Район авыл җирлекләренә яшәргә күчеп килгән башка милләт халыклары арасында теркәлгән урында яшәмәү очраклары бар.

– Мәсьәлә бик җитди, – дип сөйләде Любовь Осина.

Районда 52530 кеше яши, шуның 92,7 проценты татарлар, 5,9 проценты руслар, 0,5 проценты марилар һәм 0,9 проценты башка милләт вәкилләре.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесенең оператив эшләр буенча урынбасары Айнур Вәлиев районда үзара милли тынычлыкны, иминлекне саклау буенча чыгыш ясады.

Полиция вәкиле районга күчеп килгән башка милләт вәкилләренең кайда яшәгәннәрен һәм эшләгәннәрен һәм җирле халык белән үзара дус, тату яшәүләрен, алар арасында җинаятьләрнең булмавын сөйләде. Районга күчеп кайтучыларның теркәлгән урында яшәмәү очраклары барлыгын, ә моның закон тарафыннан тыелганын ассызыклап үтте. Шул сәбәпле РФ Җинаятьләр кодексының 32 маддәсе нигезендә районда 4 җинаять эше ачылган. Закон бозучыларга штраф кимендә 100 мең сум каралган.

Районның имам–мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев дин мохите белән таныштырды. Ул сүзен утырышта катнашучыларны изге Рәҗәп ае, Пасха бәйрәме белән котлаудан башлады һәм болай дип сөйләде:

– Безнең Арчага яшәргә киләләр икән, димәк, бездә яхшы. Кунак ул хуҗаның гөле, без килгән кешене ачык йөз белән каршы алырга тиеш. Әмма килгән кеше безнең җирле таләпләрне үтәргә, гореф–гадәтләрне хөрмәт итәргә тиеш. Без Василиск атакай белән килешеп, бер–беребез белән сөйләшеп, ярдәмләшеп яшибез. Башка органнар белән дә аңлашып эшлибез. Дин ул начарлыкка өндәми. Тормыштан начарлыкны гына эзләмичә, яхшы якларны да күрә белеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши дә белергә кирәк. Ай саен төрле бәйгеләр үткәрәбез. Мәдрәсәләрдә 2 мең ярым кеше, шуның 600–700е балалар, белем ала. Арчаның үзендә 5 мәчет бар. Һәркайсына видеокамералар куелган. Зарланырга яратучыларга мин Яңа Чүриле психоневрология интернатына барып, гыйб- рәтләр карап кайтырга киңәш итәр идем. Яшьләр арасында дөньядан тую очраклары күзәтелә. Әти–әниләргә балаларына игьтибарлырак булырга кирәк. Компьютерда сәгатьләр буе нишли ул? Бер мисал. 6 яшьлек бала бакчага киткәч, әнисе баланың планшетын ачып караган. Бала “Розовый пони” уенын уйнаган. Ә анда шундый сүзләр язылган ди: ”Без икәү генә белергә тиешле сер бу, беркемгә дә әйтмә, яме, тәрәзә төбенә мен дә аска сикер, ә анда мин көтеп торырмын”.

Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов:

– Интернет ярдәме белән актив балалар үсә, – дип сөйләде. – Без дингә каршы түгел, без бары тик иминлек, куркынычсызлык яклы.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов күчеп кайтучылар белән үзара тыныч мохиттә яшәүләре турында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Утырышта катнашучылар алга таба, структуралар үзара хәбәрдар һәм уяу булып эшләргә, дигән карарга килеп таралышты.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International