66 ел бергә алар
Узган шимбәдә Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, күчтәнәчләр тапшырды.
42 еллык хезмәт стажы булган Миргазый абый үз гомерендә бик күп урыннарда булган, күп авырлыклар кичергән. Ул елларны аның искә аласы да килми. Бары җиде сыйныф кына тәмамлап калган егет озак еллар (сугыш чорында да) Чиләбе өлкәсендәге Коркино шәһәрендә шахтада, аннан Чиләбедә заводта слесарь булып эшләгән. Соңрак гаилә Казахстанга күчеп киткән. Анда да заводта слесарь хезмәтен башкарган.
Арчада Гайфуллиннар гаиләсе 1991 елдан. Лаеклы ялга чыккач күчеп кайткан. Биредә Миргазый абый “Корыч” оешмасында каравылчы булып эшләгән. Йорт җиткезеп чыкканнар. Хатыны Нәзирә апа белән 66 ел тату гомер итәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары хәбәрсез югалган. Калганнары исән–сау. Икесе инде үзләре лаеклы ялда. Ун оныклары бар.
– Миргазый бик яхшы кеше булды. Эчмәде, тартмады. Матур яшәдек.Монда кайткач мәчеткә йөрде. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшады, бара алмый, – диде Нәзирә апа. – Мин үзем намазларны калдырмыйм. Хаҗда да булып кайттым. Гомумән, безнең бөтенебез, балалар да, кияү–киленнәр дә дин юлында. Тормыштан канәгатьбез.
Гөлсинә Зәкиева